Игорь Лим (3 август 1952 ел ― 1 июнь 2025) — Башкортстан Республикасының хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, 1994—2003елларда Нефтекама шәһәр хакимияте башлыгыНефтекамск смотрит в завтра. К 35-летию города. Уфа. Издательство «Слово», 1998 год, 1995—2002 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2002), Нефтекама шәһәренең мактаулы гражданы (2013)Официальный сайт Совета городского округа город Нефтекамск Республики Башкортостан. Почетные граждане города Нефтекамска.
Биографиясе Игорь Николаевич Лим 1952 елның 3 августында Таҗик ССРның Ленинабадхәзер Таҗикстан Республикасының Хуҗанд шәһәре шәһәрендә туган.
1974 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган, һөнәре буенча «инженер-төзүче».
Хезмәт эшчәнлеген юллама буенча шул ук елда Татар АССРның Сарман районында урнашкан «Джалильнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең төзелеш-монтаж идарәсендә мастер булып башлый, аннары 1976 елга кадәр прораб вазифасын башкара.
1976 елда Нефтекама каласына күчеп килә һәм 1979 елга чаклы Хезмәт Кызыл Байрак орденлы «Башнефтепромстрой» (НПС) республика әһәмиятендәге төзелеш трестының 4-нче төзелеш идарәсендә прораб, җитештерү-техник бүлеге (ПТО) начальнигы булып эшли.
Шул ук 1979 елда бераз вакыт «Башнефть» берләшмәсе күчмә механизацияләнгән колоннасының Нефтекама участкасында өлкән прораб вазифасын башкарганнан соң, хезмәт эшчәнлеген «БНПС» төзелеш трестында дәвам итә: 1981 елга кадәр 4-нче төзелеш идарәсенең ПТО җитәкчесе була. 1981—1986 елларда трестның күчмә механизацияләнгән колоннасының баш инженеры һәм начальнигы, 1986—1994 елларда — «Башнефтепромстрой» трестының баш инженеры.
1994 елның декабрендә Игорь Лим Нефтекама шәһәр хакимияте башлыгы итеп билгеләнә һәм бу җаваплы вазифада 2003 елның маена кадәр эшли. Бу чорда ул Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр палатасы депутаты итеп сайлана.
2003 елның маеннан 2006 елның августына кадәр Арлан керамик кирпеч заводы директоры, аннары 2008 елның маена кадәр — «Интегралжилстрой» төзелеш оешмасының генераль директоры, 2013 елның мартында лаеклы ялга чыкканчы — «Нефтегазстрой» оешмасының җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе.
Нефтекама каласын төзүгә һәм аның үсешенә керткән зур өлеше һәм шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Нефтекама шәһәр округы Советының 2013 елның 27 июнендәге 3-14/09 нчы карары белән Игорь Николаевич Лимга «Нефтекама шәһәренең мактаулы гражданы» дигән мактаулы исем биреләОфициальный сайт Совета городского округа город Нефтекамск Республики Башкортостан. Почетные граждане города Нефтекамска.
2025 елның 1 июнендә 72 яшендә вафатЛяйсан Закирова. В Башкирии скончался экс-мэр Нефтекамска. Башинформ, 1.06.2025 . Җәмәгать эшчәнлеге
Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр Палатасы депутаты Башкортстан Республикасының 2-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр Палатасы депутаты
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2002) Нефтекама шәһәренең мактаулы гражданы (2013)Официальный сайт Совета городского округа город Нефтекамск Республики Башкортостан. Почетные граждане города Нефтекамска.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Нефтекамск смотрит в завтра. К 35-летию города. Уфа. Издательство «Слово», 1998 год. Төркем:Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Таҗикстанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1952 елда туганнар Төркем:3 август көнне туганнар