Лиля Рөстәм кызы Буджурова (, ; 1958 елның 1 ноябре, Аңгрән, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — кырымтатар шагыйрәсе һәм журналист, Украинаның атказанган журналисты (2005)Указ Президента України від 30 листопада 2005 року № 1677/2005 «Про відзначення державними нагородами України з нагоди річниці підтвердження всеукраїнським референдумом Акта проголошення незалежності України 1 грудня 1991 року» , Исмәгыйль Гаспринский премиясе лауреаты (1992), Василий Стус исемендәге премия лауреаты (2001).

Тормыш юлы 1958 елның 1 ноябрендә Үзбәкстан ССРның Аңгрән шәһәрендә туа. 1979 елда филология факультетын тәмамлыйЛИЛЯ БУДЖУРОВА: «КАЖДЫЙ ИЗ НАС ОДНАЖДЫ СПРАШИВАЕТ СЕБЯ, КТО Я: ЖУРНАЛИСТ ИЛИ ЧЕЛОВЕК ИЗ ОБСЛУГИ?» . 1989 елда беренче «Сатып алынмаган билет» самиздат җыентыгын бастыра, аннары — «Кайчан кайтабыз» җыентыгын. 1991 елда Кырымга кайта. 1991—1997 елларда кырымтатар «Авдет» газетасының баш мөхәррире булып эшли: аның сүзләренчә, Мостафа Җәмилевны тәнкыйть иткәнгә эштән куылаЛиля Буджурова: Правда стоит сломанных рук .

1991 елдан 2011 елга кадәр «Кырым» телекомпаниясенең башта кырымтатар редакциясе редакторы, аннары әйдәп баручы мөхәррире булып эшли. Биредә төрле елларда «Ана-Юрт», «Куркыныч зона», «Баш мөхәррир» авторлык программаларын алып барган. 2004 елдан 2014 елга кадәр «Беренче Кырымныкы» газетасының баш мөхәрриреИзвестные люди юга России , 1992 елдан 2009 елга кадәр «СТБ» телеканалы корреспонденты, 1992 елдан «France Press» агентлыгы корреспонденты булып эшли. «Украинская правда» интернет-газетасында басылган.

2012 елдан «ATR» телеканалының мәгълүмат сәясәте буенча генераль директор урынбасары, «Гравитация» сәяси-социаль телетамашасы авторы. 2015 елның 1 апрелендә телеканал ябылуга бәйле рәвештә әлеге вазыйфадан китә. 2015 елның августыннан «QaraDeniz production» продакшн-студиясе директоры урынбасары. Ел саен үткәрелә торган «Сanlı ses» талантлы балалар конкурсын оештыручыларның берсеПубликация этих фото — самый сильный ход пресс-службы Совмина Республики Крым со времён начала «Светопредставления» . 2016 елда Кырым мөселман тоткыннары балаларына ярдәм итүче «Бизим балалар» иҗтимагый хәрәкәтен гамәлгә куючыларның берсе була.

Сәясәт 1991 елда Буджурова II Кырымтатар халкы Корылтае делегаты итеп сайлана. Ике тапкыр Кырымтатар Милли Мәҗлесенә сайлана (1991—1997). 1994—1998 елларда — Кырым Автономияле Республикасы Югары Советы депутаты. 2015 елның 2 ноябрендә Буджурова хәбәр иткәнчә, аның йортында Ленур Исламовка карата җинаять эше белән бәйле тикшерү уздырылганЛиля Буджурова: не пугайте автоматами мою семью и мой народ .

Бүләкләр

Исмәгыйль Гаспринский премиясе лауреаты (1992) — ике шигырь җыентыгы һәм публицистик мәкаләләр сериясе өчен; Василий Стус исемендәге премия лауреаты (2001); Украинаның атказанган журналисты (2005); III дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены кавалерыУказ Президента України від 5 червня 2015 року № 313/2015 «Про відзначення державними нагородами України з нагоди Дня журналіста» .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Лиля Буджурова (Слезы народа) Кримологія

Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1958 елда туганнар Төркем:1 ноябрь көнне туганнар Төркем:Ташкәнт дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар