Рәмзил Рафаил улы Ишсарин (1975 елның 13 июне, Түбән Аллагуат авылы, Стәрлебаш районы, Башкорт АССР, ССРБ) — сәясәтче, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы, Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты әгъзасы.

Тормыш юлы Рәмзил Ишсарин 1975 елның 13 июнендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Түбән Аллагуат авылында туа. Рами Гарипов исемендәге Башкорт республика интернат-гимназиясен тәмамлаган. 2003 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1999—2000 елларда Башкортостан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр эшләре идарәсенең баш белгече булып эшли. 2000 елдан «АТ Трэйд — Башкортстан» ҖЧҖ директоры урынбасары вазифасын башкара. 2006—2008 елларда — «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Башкортстан региональ буләкчәсенең региональ башкарма комитетының яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч.

2008—2009 елларда «„Арена“ идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары вазифасын башкара. 2009 елдан 2010 елга кадәр — «Опора России» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Башкортостан төбәк бүлеге рәисе урынбасары. 2010-2011 елларда — «Башкортстан Республикасының эшмәкәрлек оешмалары, төбәк ассоциацияләре берләшмәсе» коммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты.

2011 елдан «Бердәм Россия» фиркасенең Башкортстан региональ булекчәсенең региональ башкарма комитетының агитация-пропаганда эше булеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара. 2012 елдан фирка төзелеше бүлеге җитәкчесе урынбасары — бүлек башлыгы.

2014—2016 елларда — «Бердәм Россия» фиркасенең Башкортостан региональ бүлекчәсенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе.

2016 елдан VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның федераль исемлеге составында сайлана (11 нче региональ төркемдә алтынчы номер, Башкортостан Республикасы). «Бердәм Россия» фиркасе һәм Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты әгъзасы.

Закон чыгару эшчәнлеге 2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 30 закон чыгару инициативасы һәм федераль законнар проектларына төзәтмә авторы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ишсарин Рәмзил Рафаил улы // Дәүләт Думасының рәсми сайты;

Төркем:Стәрлебаш районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1975 елда туганнар Төркем:13 июнь көнне туганнар Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар