Екатерина Робертовна Рождественская (1957 елның 17 июле, Мәскәү, ССРБ) — Россия фотографы, «7 дней» журналының элеккеге баш мөхәрриреФотограф Екатерина Рождественская стала главредом «7 дней». «Lenta.ru» // lenta.ru (5 июня 2012 года)Катя Рождественская — новый главный редактор «7 дней». // ru.paperblog.com (15 июня 2012 года). Инглиз Һәм француз телләреннән нәфис әдәбиятны профессиональ тәрҗемәче, журналист, рәссам-модельер (2010 елдан)Дизайнерская коллекция Рождественской. Женский онлайн-журнал «HELENITA» // helenita.ru (22 октября 2011 года).
«Караван историй» журналында «Шәхси коллекция» дигән эшләр сериясе ярдәмендә фоторәссам буларак билгеле.
Тормыш юлы Екатерина Рождественская 1957 елның 17 июлендә Мәскәүдә танылган совет шагыйре Роберт Иванович РождественскийАлександр Мешков. Екатерина Рождественская: «Папа погибал от ран, полученных на душе…». 20 июня исполнилось бы 80 лет поэту Роберту Рождественскому (ВИДЕО — Интервью Екатерины Рождественской об отце и детстве). // kp.ru (20 июня 2012 года) һәм әдәби тәнкыйтьче Алла Борисовна Киреева гаиләсендә туа. Сеңлесе — Ксения Рождественская, журналистВсё о звёздах. Екатерина Рождественская. Биография. Журнал «7 дней» // 7days.ru.
Җиде яшьтә инглиз телен өйрәнә башлый. Тугызынчы сыйныфтан табиб булырга хыялланса да, мәктәпне тәмамлауга МГИМОга укырга керергә карар кыла.
1979 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын (МГИМО) тәмамлый. Институтта француз теле өйрәнгәнЗвёздная фотохудожница Екатерина Рождественская. Фотопортреты из проекта «Частная коллекция». // fashiony.ru (18 января 2010 года).
Институтны тәмамлаганнан соң ССРБ Гостелерадиосында (Телевидение һәм радиотапшырулар буенча ССРБ дәүләт комитеты) эшли, анда чит ил тапшыруларын рус теленә күчерү белән шөгыльләнәЕкатерина Рождественская: её жизнь — её фотохудожество. «ХайВей» // h.ua (13 февраля 2008 года). Инглиз һәм француз телләреннән нәфис әдәбият тәрҗемәче булып эшли: дистәдән артык Джон Стейнбек, Джон ле Карре, Сидней Шелдон, Сомерсет Моэм һәм башка авторларның дистәдән артык романын рус теленә тәрҗемә иткән.
1985 елда ире Дмитрий Бирюков белән өч елга Һиндстанга китә, анда аны ССРБ Гостелерадиосының корреспондент пунктына «Время» һәм «Халыкара панорама» программалары өчен репортажлар ясарга җибәрәләр. Бер елдан соң анда аларның беренче уллары — Алексей туа. Соңрак, гаиләсе белән туган ягына кайткач, өй хуҗалыгы белән шөгыльләнә, өч ул тәрбияләп үстерәЕкатерина Рождественская: «Я безумно люблю своих детей, всех одинаково». «Роды.ру» — всё о беременности и родах. // rodi.ru (2004 год).
1998 елда Екатерина фотография белән мавыга. «ТЭФИ» Россия милли телевизион премиясен тапшыру тантаналарының берсендә булган вакытта танылган кешеләрнең йөзләренә һәм аларның затлы киемнәренә игътибар итә. Бу аны үзенчәлекле иҗади фотопроект булдыруга этәрә.
Екатерина Рождественскаяның беренче фоторәсемнәре 2000 елның мартында Россиянең «Караван историй» журналында басылып чыга. Фотопроект — «Шәхси коллекция» дип аталган. Россиянең танылган сәясәтчеләре, телевидение алып баручылары, театр һәм кино актёрлары, шоу-бизнес йолдызлары, журналистлар, спортчылар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре — бу фотопортретлар сериясенең геройлары. Екатерина Рождественская проектларында барлыгы өч меңнән артык кеше катнашкан.
2001 елда Екатерина «Семь дней» газетасы оештырган «Дөньяның иң матур кешеләре» сериясе өстендә эштә катнаша. «Караван историй» журналы һәм «Семь дней» газетасы өчен фото төшерә. Барлыгы 2500 дән артык фотоэш һәм 30 фотопроект булдырганЕкатерина Рождественская. О персоне. Фото. Выставки. Журнал «Ваш досуг» // vashdosug.ru.
2006 елда «Арт-стиль» номинациясендә Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең «Олимпия» хатын-кызлары арасында иҗтимагый танылу милли премиясе лауреаты була — «сәнгатьтә һәм модада үз автор стилен булдырган өчен» («Шәхси коллекция» фотопроекты)Лауреаты VII Торжественной церемонии вручения Национальной премии общественного признания достижений женщин России «Олимпия». Официальный сайт Российской академии бизнеса и предпринимательства // ex.ru.
2009 елның апрелендә Екатерина Рождественская Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы итеп сайлана.
Екатерина Рождественскаяның Россия һәм якын чит ил күргәзмәләрендә 75 тән артык сәнгать күргәзмәсе уза. Рәссамның 75 нче юбилей күргәзмәсе 2010 елның октябрь-ноябрь айларында Мурманск шәһәрендә узаЕкатерина Рождественская: «Для меня Мурманск — это сказочная страна из детства». Караван фотографий привезла в облцентр Екатерина Рождественская. // kp.by (5 октября 2010 года).
2011 елдан кием дизайны белән шөгыльләнә. Әтисе хөрмәтенә аталган бренд булдыра — «ROB-ART by Katya Rozhdestvenskaya».
2012 елның июненнән «Семь дней ТВ-программа» журналының баш мөхәррире булып эшли.
2012 елның 28 июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Екатерина Рождественская «Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге зур казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» Дуслык ордены белән бүләкләнәУказ Президента Российской Федерации В. В. Путина от 28 июля 2012 года № 1033 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». // kremlin.ru.
Гаилә
Әтисе — Роберт Иванович Рождественский (1932—1994) — совет шагыйре, тәрҗемәче, Ленин комсомолы һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты. Әнисе — Алла Борисовна Киреева (1933—2015) — әдәби тәнкыйтьче, рәссам. Сеңлесе — Ксения Робертовна Рождественская (1970) — журналист. Элеккеге ире — Дмитрий Вадимович Бирюков (1957) — журналист, медиамагнат, нәшир, «Семь дней» холдингының милектәшеБирюков Дмитрий Вадимович. Биография. // dic.academic.ruНациональная литературная премия «Большая книга». Члены жюри. Дмитрий Вадимович Бирюков. // bigbook.ru. Улы — Алексей (1986 елның 15 августы) — музыкант, «F.P.S.» рок-төркеме лидеры, киберспорт белән шөгыльләнәРадио «Маяк». Алексей Бирюков — гость Александра Карлова и Ольги Кокорекиной. // old.radiomayak.ruРадио «Москва-FM». Эфир передачи «Шоу Александра Карлова и Ольги Кокорекиной» от 13 февраля 2011 года. // moskva.fm. Улы — Дмитрий (1989) — картинг белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңү яулый. Улы — Данила (2001)Екатерина Рождественская. Биография. // persones.ru.
Бүләкләр
Дуслык ордены кавалеры (2012) — Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге зур казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен.
Җәмәгать бүләкләре
«Шәхси коллекция» проекты өчен «Иң яхшы фотопроект авторы» номинациясендә «Көмеш венок» конкурсы лауреаты (2005)Ядвига Жук. Искусство. «Увенчанные». Названы лауреаты конкурса «Серебряный венок». Журнал «Итоги» // itogi.ru (2005 год). «Арт-стиль» номинациясендә Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең «Олимпия» хатын-кызлары казанышларын иҗтимагый тану VII милли премиясе лауреаты (2006) — сәнгатьтә һәм модада үз автор стилен тудырган өчен («Шәхси коллекция» фотопроекты).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Автор: Кира Прошутинская. Программа «Жена. История любви». Екатерина Рождественская (ВИДЕО — эфир от 30 июля 2014 года). Телеканал «ТВ Центр» // tvc.ru
Төркем:Хатын-кыз–фоторәссамнар Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:ССРБ тәрҗемәчеләре Төркем:Рус теленә тәрҗемәчеләр Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1957 елда туганнар Төркем:17 июль көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаучылар