Паутова Елена Осиповна (22 гыйнвар 1986 ел, Адлер) — Россия җиңел атлеты. Ике тапкыр 1500 метрлык дистанцияга җәйге Паралимпия уеннары чемпионы (2004, 2012). Күп такырлар Россия һәм дөнья чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры.
Биографиясе Елена Осиповна Паутова 1986 елның 22 гыйнварында Краснодар краенда, Адлер шәһәрендә туган. Җиңел атлетика белән 2001 елда сукыр һәм начар күрүче балаларның Армавир мәктәп-интернатында, тренер Маринич Владимир Васильевич җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. 2001 елда Уфа шәһәренә күченә, анда 5-се спорт профилле мәктәп-интернатны тәмамлый, ә аннары — «физик культура» һөнәре буенча Башкортстан физик культура институтын тәмамлый. Хәзерге вакытта РСФСР-ның атказанган тренеры Петр Захарович Буйлов җитәкчелеге астында күнекмәләр үтә.
Наградалары
Почет ордены (10 сентябрь 2012 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне һәм 2012 елда Лондонда XIV җәйге Паралимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен (Бөекбритания)[http://pravo.gov.ru:8080/page.aspx?24307 Указ Президента Российской Федерации от 10 сентября 2012 года № 1281 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» .
Дуслык ордены (10 август 2006 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне һәм 2004 ел Афина шәһәрендә XII җәйге Паралимпия уеннарында спорт казанышлары өчен (Греция)Указ Президента Российской Федерации от 10 августа 2006 года № 894 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале (30 сентябрь 2009 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне һәм 2008 елда Пекин шәһәрендә (Кытай) XIII җәйге паралимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен Указ Президента Российской Федерации от 30 сентября 2009 года № 1096 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» .
Россия Федерациясе Президентының Мактаулы грамотасы (19 сентябрь 2016 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне, югары спорт казанышлары өчен.Распоряжение Президента Российской Федерации от 19 сентября 2016 года 281-рп «О поощрении».
Искәрмәләр
Сылтамалар
Профиль IPC
Төркем:22 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1986 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Краснодар краенда туганнар