Әхмәтов Әшимҗан (23 февраль 1950 ел — 12 сентябрь 2012 ел) — Казакъстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим. Техник фәннәре докторы (1992). Юридик фәннәр кандидаты (1978). Казакъстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы.

Биографиясе Әшимҗан Сөләйман улы Әхмәтов 1950 елның 23 февралендә Жамбыл өлкәсенең Шус районы (хәзер Толе би) Новотроицкое авылында дөньяга килгән.

1973 елда инженер-химик-технолог һөнәре буенча Ленинград технология институтын тәмамлый.

1978 елда шушы ук институтның аспирантурасын тәмамлый.

2012 елның 12 сентябрендә Тараз шәһәрендә вафат булаСкончался ректор Таразского государственного университета Ашимжан Ахметов

Хезмәт эшчәнлеге Хезмәт эшчәнлеген 1973 елда Жамбыл «Химпром» җитештерү берләшмәсендә аппаратчы, аннары смена начальнигы буларак башлый.

1973 -1975 елларда — комсомол комитеты секретаре, Джамбул гидромелиоратив-төзелеш институты (ДГСМИ) укытучысы.

1978 елдан алып 1989 елга кадәр — бу институт

та өлкән укытучы, доцент, проректор, декан, партком секретаре, кафедра мөдире.

1989-1992 елларда — Санкт-Петербург технология институты докторанты, «Казакъстан — Санкт-Петербург» генераль консуллыгы директоры.

1992-1993 елларда — «Каратау» акционерлар холдинг компаниясенең (АХК) беренче вице-президенты.

1993-1994 елларда — «Инко» (Казакъстан — Лихтенштейн) Язучылар берлегенең генераль директоры.

1994 елда — Казакъстан Республикасы Югары Советы фән, мәгариф һәм яңа технологияләр буенча Комитетының яңа технологияләр подкомитеты рәисе урынбасары.

1994-1995 елларда — Казакъстан Республикасы Югары Советының сәнәгать, энергетика, транспорт һәм элемтә Комитеты җитәкчесе.

1995 елда — Казакъстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары.

1997 елда — Казфосфор» ААҖ-ның президент вазифасын башкаручысы, президенты.

1999 елның ноябреннән 2001 елның маена кадәр — Казакъстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вице-министры

2001-2005 елларда — Ш. Есенов исемендәге Каспий дәүләт технология һәм инжиринг университеты ректоры.

2005 елның августыннан 2006 елның апреленә кадәр — С. Аманжолов исемендәге Көнчыгыш-Казакъстан дәүләт университеты ректоры.

2006 елның апреленнән 2008 елның июненә кадәр — Казакъстан Республикасы президенты каршындагы Дәүләт идарә итү академиясе ректоры

2008 елның июненнән 2012 елның сентябренә кадәр — М. Х. Дулати исемендәге Тараз дәүләт университеты ректоры.

Җәмәгать эшчәнлеге 1994-1995 елларда — XII чакырылыш Казакъстан Республикасы Югары Советы депутаты.

1996 елның гыйнварыннан 1999 елның декабренә кадәр — I чакырылыш Казакъстан Парламенты мәҗлесе депутаты.

2001 елдан 2007 елга кадәр — Мангыстау өлкә мәслихәте депутаты.

Гыйльми дәрәҗәләре

Техник фәннәре докторы (1992) Юридик фәннәр кандидаты Казакъстан Республикасы фәннәр академиясе академигы (2001) Казакъстан милли табигый фәннәр академиясе академигы (2009) Казакъстан Республикасы Милли инженер академиясе академигы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

«Казакъстан Республикасы мәгариф алдынгысы» күкрәк билгесе Казакъстан Республикасы мәгарифенең мактаулы хезмәткәреАхметов А. С.] Казакъстан Президентының шәхси рәхмәт хаты һәм «Алтын барс» күкрәк билгесе «Курмет» һәм «Парасат» орденнары (2008)Указ Президента Республики Казахстан О награждении государственными наградами 2008 года «Астана» медале (1998) «Казакъстан Республикасының 10-еллык бәйсезлеге» медале (2001) «Казакъстан республикасы парламентының 10 еллыгы» медале (2006) «Казакъстан республикасының 20-еллык бәйсезлеге» медале (2011) һәм башка бүләкләр.

Фәнни һәм әдәби хезмәтләре Ә. С. Әхмәтов 2 монография, 100-дән артык гыйльми басма авторы.

Искәрмәләр

Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:23 февраль көнне туганнар Төркем:1950 елда туганнар Төркем:15 сентябрь көнне вафатлар Төркем:2012 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:Парасат ордены кавалерлары Төркем:«Құрмет» ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Казакъстанда вафатлар Төркем:Казакъстанда туганнар