Рөстәм Исмаков (4 март 1958 ел) — тау инженеры. Техник фәннәр докторы (2007).
Биографиаясе Исмаков Рөстәм Әдип улы 1958 елның 4 мартында Уфада туган. 1980 елда Уфа нефть институтын «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң Уфада эшли. 1985 елда «Разработка композиционно-полимерной смазки и технологии её применения для улучшения показателей работы шарошечных долот» темасына кандидатлык диссертациясе уңышлы яклый.
1986 елдан алып гыйльми-тикшеренү секторының начальник урынбасары, 1987 елда — начальник,, 1988-2007 елларда өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара. 2006 елда "Совершенствование геомеханического и триботехнического обеспечения работы системы «скважина — скважинная жидкость — инструмент» темасына докторлык диссертациясе яклый.
2009 елда — нефть һәм газ скважиналарын бораулау кафедрасы мөдире, 2014 елдан фәнни һәм инновацион эшләр буенча проректор. Фәнни эшчәнлеге «скважина-скважинадагы сыекча-инструмент» системасының триботехник һәм геомеханик аспектларын, эшләү тотырыклыгын өйрәнүгә багышланган. Тикшеренүләренең нәтиҗәләре Одопту-диңгезе яткылыгында (Сахалин утравы) вертикальдән үтә еракка чигенгән скважиналарны бораулауда файдаланылган.
130 дан артык фәнни хезмәт, шул исәптән вузлар өчен укыту‑методик кулланмалар, 12 уйлап табу авторы.. Өч фән кандидатын әзерләгән.
Диссертация советы әгъзасы, Россия Табигый фәннәр академиясенең (Идел-Чулман бүлеге) әгъза-корреспонденты. Мактаулы исемнәре Россия Федерациясенең мактаулы нефтьчесе (1998) Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2015).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Исмаков Рөстәм Әдип улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Исмаков Рустэм Адипович
Төркем:Башкортлар Төркем:Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:Уфада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1958 елда туганнар Төркем:4 март көнне туганнар