Зәй сусаклагычы () — Дала Зәе елгасында урнашкан, 1963 елда төзелгән Зәй ГРЭСының су суыту буасы. Күләме 63 миллион м³, су өслегенең мәйданы 20,5 км², озынлыгы 12 км, уртача киңлеге 1,7 км, уртача тирәнлеге 3,1 м.
Сыйфатлама Сусаклагыч 1963 елда Зәй дәүләт район электр станциясенең су әйләнеше өчен суыткыч буларак төзелгән. Ул елга буйлап көньяктан төньякка таба сузыла. Аның озынлыгы якынча 12 км, ә дамба янында киңлеге 2 км дан артык (дамбаның үзе 2,65 км озынлыкта). Гадәти биеклектә (73 м) су өслегенең мәйданы 20,5 км2 тәшкил итә, тулы күләме — 63 млн м3, файдалы күләме — 34,8 млн м3, уртача тирәнлеге 3,1 м; озынлыгы 15 км га кадәр (ташу вакытында); иң зур киңлеге 3,2 км.
Сусаклагычның сыйдырышлыгы 63 миллион м³, ә реестр мәгълүматлары буенча аның мәйданы 16,1 км² (башка мәгълүматлар буенча 20,5 км²). Су бассейнының мәйданы 2910 км².
Дала Зәе елгасының кушылдыклары, сусаклагычка турыдан-туры коя (сулдан): Шумыш, Саракла, Кармала.
Көнбатыш (сул) яр буенда Зәй шәһәре һәм аның дәүләт район электр станциясе (ГРЭС), Әгерҗе — Бөгелмә тимер юл линиясе, төньяк-көнчыгышта Иске Зәй микрорайоны урнашкан. Көнчыгыш яр буйлап 140 метрга кадәр биеклектәге калкулыклар яфраклы һәм ылыслы урманнар белән капланган. Елга агымы белән йөзмә матдәләр (елына 57 мең т га кадәр) килү сәбәпле, сулык ләмләнә бара. Уртача еллык минеральләшүе 1 г/л дан арта.
Икътисади әһәмияте Әйләнештәге суның гомуми агым тизлеге сәгатенә якынча 300 000 куб метр тәшкил итә. Әйләнештәге су агымы юлын озайту һәм аның суытуын яхшырту өчен, көнбатыш яр буенда су керү һәм чыгу каналы, шулай ук агымны юнәлтүче дамба төзелгән. Сусаклагыч аша 220 В электр тапшыру линиясе кичүе төзелгән. Сулык шулай ук рекреацион максатларда һәм товар балыгын җитештерү өчен дә файдаланыла. Сулык фаунасында балыкларның 18 төре бар. Промысел нигезен корбан балык, чабак тәшкил итә. Үсемлекләр белән туенучы балык төрләре интродуцияләнгән: ак амур, ак һәм чуар ташмаңгай. Карп үрчетелә.
Су реестры мәгълүматлары Сусаклагыч Кама елгасы бассейнының, Чулман су бассейны округының бер өлеше. Дәүләт су реестры буенча су объекты коды 10010101521411100008656.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татар энциклопедиясе «Зәй сусаклагычы» Төркем:Зәй бассейны Төркем:Зәй районы Төркем:Татарстан сусаклагычлары[] Төркем:Русия сусаклагычлары Төркем:Әлифба буенча сусаклагычлар