Battlefield 2142 (тат. Сугыш кыры 2142) — Digital Illusions CE тарафыннан уйлап чыгарылган санак уены.

Уен барышы Әлеге уен үз төрендәге дүртенчесе булып санала һәм бу уенның барашы 2142 елда бара. Менә инде ничә дистә еллардан бирле Җирдә глобаль салкынаю бара, шуның нәтиҗәсендә яңа бозлык чоры башлана. Бозлык яңадан-яңа Авразия җирләрен яулый бара. Кешеләргә яшәү җир җитми башлый. Махсус җылытылган киемнәрдә башка йөри алырлык территорияләр көн саен кими бара. Бу вакытларда яңа бөтендөнья сугышы башланып китә, Салкын сугыш дип атыйлар. Әлеге сугыш яшәү өчен, яңа җирләр, яңа байлыклар өчен бара. Уенда лазерлы яисә ультратавышлы корал урынына, гади утлы корал кулланыла, шуның хисабына ату тавышлары ишетелә.

Хәрби хәрәкәтләрдә алты фирка катнаша,соңыннан алар үзара ике блокка берләшәләр: Европа Берлеге (АБ) һәм Паназиат Коалициясе (ПАК), шуңарга Россия һәм Азия илләре керә. 2138 елга әлеге алты фирка коралланалар һәм үзара сугышырга әзер булалар.

Беренче Кампания Battlefield 2142 уенынынң беренче кампаниясендә 2139 елның октябрендә булган вакыйгалар сүрәтләнә. 200px|thumb|left|Европа хәрби роботы Л-5 "Riesig" һәм вертикаль юнәлешле очкыч Паназиат Коалициясе агрессор булып тора. Түзмәслек начар шартлар әлеге ПАК дәүләтләрен үзләренең күршеләренә каршы сугыш башларга мәҗбүр итә. Беренче Кампаниянең фронт сызыгы Россиянең көнбатыш чикләреннә алып, Европа аша, Төньяк - Көнбатыш Африкага кадәр сузыла.

Салкын сугыш ПАК дәүләтләренең җәелгән сугыш хәрәкәтләреннән башлана, фронт сызыгы Фарсы култыгыннан алып Көнбатыш Балтыйк диңгезенә кадәр бара. Әлеге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Паназиат Коалициясе Европаның бик зур өлешен яулап ала. Күптән көтелгән вакыйга, Европа халкының Урта диңгез аша Төньяк Африкага агашы башлана. 2142 елда Урта диңгез дивары — Европаның сак чиге, ул Мароккодан алып Мисырга кадә сузыла. ПАК гаскәрләренең Төньяк Африка таба хәрәкәтләре дәвам итү белән сугыш тагында озакка сузыла, 2145 елга ул Икенче Кампания башлануга китерә.

Икенче Кампания 200px|thumb|left| Европа гаскәрләренең Үзәк Алманиягә үтеп керүләре Төп уен Battlefield 2142 артыннан бустер-пак булган Northen Strike яки Төньяк Хәрәкәт барышында яклар урыннары белән алмашыналар — ПАК Европаның бозлык белән каплап алынган җирләрен үзләштерә башлый, менә шушы вакытларда Европа Берлеге үз җирләрен яңадан кайтару өчен Икенче Кампанияне башлап җибәрә.Төньякка таба хәрби хәрәкәтләр нигезендә Европа Берлеге Үзәк Алмания җирләренә кадәр кайта.

DogTags Уенда башка кулланучының жетонннарын җыярга мөмкин. Моның өчен башка дошманны пычак белән яраландырарга кирәк. Баскычлар ярдәмендә хәрбинең ничә бүләк, жетон җыйганнарын карап була

Жетоннар җыю уен өчен яңа дәрт өсти, кайбер геймерлар өчен ул чын "идеей фикс"ка әйләнә. Баскычның топ-17, топ-50, топ-100 урыннарын алу чын ләззәт.

Уен кланнарында жетон эзләүчеләр һәм берле-аучылар барлыкка килә.

Хариталар Уенда 16 рәсми харита бар, шуларның 10сы Battlefield 2142, 3се Northen Strike бустер-пагы, ә дүртенчесе 1.4. пагына һәм икесе яңа 1.50 юрамасына кертелә. Тунис бухтасы харитасында (The Tunis Harbor) башка хариталардан аермалы буларак төрле уйнаучы өчен төрле харита кулланыла. Шуның нәтиҗәсендә гомуми хариталар саны 17 җитә.thumb|270px|right|Берлинны яулау ТеатрКартаУен режимы Басып керү Титан Бары тик җәяүлеләр Европа Минск (Minsk) Камап алу Белград (Belgrade) Басып керү Берлинның төшүе (Fall of Berlin) Камап алу Верден (Verdun) Басып керү Серберда чыгу (Cerbere Landing) Камап алу "Фокстрот" операциясе (Operation Shingle)² Камап алу Африка Гибралтар (Camp Gibraltar) Камап алу Сүәеш каналы (Suez Canal) Барысыда Бухта Туниса (Tunis Harbor) Басып керү Шухия-Табия (Shuhia Taiba) Басып керү Сиди-Керир (Sidi Power Plant) Басып керү 2-нче Европа Кампаниясе Ремаген (Bridge at Remagen)² Басып керү: контроль Бавария (Port Bavaria)² Басып керү: контроль Лейпцигны коткару (Liberation of Leipzig)² Басып керү: контроль Якын Көнчыгыш Хайвей Тампа (Highway Tampa)¹ Басып керү: каршы тору Тын Океан Атолл Уэйк 2142 (Wake Island 2142)² Басып керү: Камап алу ³

¹ 1.40 юрамасында гына кулланыла. ²1.50 юрамасында гына кулланыла. ³Титан "Басып керү: Камап алу" өлешендә кулланыла.

Кызыклы фактлар Европа Берлегенең хәрби формасында Лейпциг гербы сурәтләнгән. Уенны уйнаган вакытта АБ хәрби җәяүлеләре рациядән сөйләшкән вакытта Medal of Honor: Airborne тавышлы радист белән сөйләшәләр. 2011 елның 15 февралендә чыккан соңгы яңартуы белән (v1.51) Northern Strike аддоны бушлай бирелә башлады. Шулай ук дүрт яңа харита һәм уенны дисктан башка уйнау мөмкинлеге ачылды.

Сылтамалар Уенның рәсми сәхифәсе Battlefield бүлегенең сәхифәсе

Европа Берлеге гаскәрләренең хәрби техникасы Паназият Коалициясе гаскәрләренең хәрби техникасы

Искәрмәләр

Төркем:Санак уеннары Төркем:Беренче зат шутерлары Төркем:Сугыш кыры (санак уеннары сериясе)