Тофа теле (тоф. тоъфа дыл) — тофаларның теле, төрки телләргә керә. Тофа халкы Иркутск өлкәсенең Нижнеудинский районына керүче өч авыл җирлегендә — Тофалар, Нерхин һәм Верхнегутарскийда яши. Тофа телендә сөйләшүчеләр саны — барлыгы 775 тофа кешесеннән 93 кеше (2010, халык санын алу). Язу — кирилл әлифбасына нигезләнгән (1988 елдан).
Әлифба Хәзерге тофалар әлифбасында 42 хәреф бар:
А а Б б В в Г г Ғ ғ Д д Е е Ё ё Ж ж З з И и i Й й К к Ӄ ӄ Һ һ Л л М м Н н ӈ О о Ө ө П п Р р С с Т т У у Ү ү Ф ф Х х Ч ч Ҷ ҷ¹ Ш ш Щ щ ъ Ы ы ь Э э ә Ю ю Я я
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Төркем:Төрки телләр