Америка Кушма Штатларының доллары () — АКШ акча берәмлеге, дөньяның төп резерв акча берәмлекләренең берсе. 1 доллар = 100 цент. Гадәттә $ яки USD дип билгеләнә. Акча эмиссиясен башкару АКШ федерал резерв системасы () хокукы, ул АКШта үзәк банк вазифаларын үти.

Шулай ук АКШ доллары башка илләрдә дә акча берәмлеге булып йөри (мәсәлән, Маршал утраулары, Сальвадор).

Номиналлар 1861 елдан башлап чыгарылган банкнотлар канунлы түләү ысулы булып санала.

Ирекле әйләнүдә түбәндәге номиналлы банкнотлар йөри: 1 доллар; 2 доллар (һәрвакыт чыгарылмый); 5 доллар; 10 доллар; 20 доллар; 50 доллар; 100 доллар; һәм түбәндәге номиналлы монеталар: 1 цент (пенни) ; 5 цент (никел) ; 10 цент (дайм) ; 25 цент (квотер) ; 50 центов (халф) ; 1 доллар.

Шулай ук $500, $1000, $5000, $10 000, $100 000 номиналлы банкноталар бар. Ләкин алар бик сирәк кулланыла, һәм күбесе күптән чыгарылмый.

Тышкы күренеш Банкноталарда АКШ дәүләт эшлеклеләре фотосурәтләре урын ала: Илнең 1 нче президенты Джордж Вашингтон () — $1 банкнотасында. 3 нче президент Томас Джефферсон () — $2 банкнотасында. 16 нчы президент Авраам Линкольн () — $5 банкнотасында. АКШ нигезләүчеләрнең берсе, беренче финанслар министры Александр Гамильтон () — $10 банкнотасында. 7 нче президент Эндрю Джексон () — $20 банкнотасында. 18 нче президент Улисс Грант () — $50 банкнотасында. Галим һәм публицист Бенджамин Франклин () — $100 банкнотасында.

Шулай ук карагыз Доллар

Сылтамалар

Төркем:АКШ икътисады Төркем:Акча берәмлекләре