Буру́нди (), Буру́нди Җөмһүрияте (, ) — Үзәк Африкада урнашкан зур булмаган дәүләт, дөньяның иң фәкыйрь илләренең берсе. Төньякта Руанда, көнбатышта Конго Демократик Җөмһүрияте, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Танзания белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Көньяк-көнбатышта Танганьика күле белән чиктәш.
Бу төбәктә беренче яшәгән халык дип Тва пигмейлары фараз ителә.
Дәүләтнең бәйсезлеге 1962 елның 1 июлендә игълан ителде. Бәйсезлек көненнән соң илдә күп конфликтлар, граждан сугышы була. Соңгы елларда халыкара көчләрнең илдә булу сәбәпле дәүләттә чагыштырмача тынычлык хасил итә.
Илнең мәйданы 27 830 км² тәшкил итә. Чикләр озынлыгы — 974 км. Климат күбесенчә тропик. Уртача температура 20 °C.
Административ яктан дәүләт 17 провинциягә бүленә. Алар, үз чиратында, 117 коммунага бүленә.
Халык саны — 8 856 000 кеше. 80,9 % — хуту милләтеннән, 15,6 % — тутси, 1,6 % — лингала, 1,0 % — пигмейлар. Халык саны — 323,4 кеше/км². Шәһәрләрдә халыкның 10,0 %-ы яши.
Дин Ил халкының (11,8 млн кеше, 2020 елга) 90 % ын христианнар (католиклар – 62,1 %, протестантлар – 23,9 %) тәшкил итә. 2 – 5 % ы (305 мең кеше) ― ислам тарафдарлары . Бурундида ислам
Искәрмәләр
Сылтамалар
Хөкүмәтнең рәсми сайты Бурунди турында мәгълүматлар
Моны да карагыз
Төркем:Африка дәүләтләре Төркем:Бельгиянең элекке колонияләре Төркем:Франсузтелле илләр Төркем:Унитар дәүләтләр Төркем:Диңгезгә чыгышы булмаган илләр Төркем:Җөмһүриятләр