Холмовка — Татарстан Республикасының Азнакай районындагы бетерелгән бистә. Әгерҗе авыл советы составына кергән. Хәзерге вакытта Холмовка урынында «Дорожник» бакчачылык ширкәте урнашкан, зират кына сакланган. Географиясе Холмовка Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 264 чакрым, ә район үзәге Азнакайдан төньяк-көнбатышка таба 8 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Бистә Манәвез елгасы башы янында, район үзәге Азнакайдан көнбатышка таба 10 км ераклыкта урнашкан. Тарихы Авылга тиздән 1858 елдан соң нигез салына, ул шулай ук Александровка дип атала, Самар губернасы Бөгелмә өязе Азнакай вулысының бердәнбер рус авылы була. 1920 елда кантон итеп үзгәртелгән өяз белән бергә Татарстан АССР составына керә. 1989 елгы картада 10 кеше яши торган торак пункт буларак билгеләнгән. 2005 елда торак пункт халык күчүе сәбәпле бетереләОб исключении из учётных данных населенных пунктов. Халкы 1889 елда элеккеге биләмә авылында 14 йорт, 65 кеше, А. Т. Герасимова утары, 155 дисәтинә җир булган (бөтенесе диярлек - уңайлы)Список населённых мест Самарской губернии, по сведениям 1889 года / П. В. Кругликов. — Самара: Тип. И. П. Новикова, 1890.— С.59.— 243с. 1897 елгы халык санын алу буенча — 15 ишегалды һәм 105 кеше (50 ир-ат һәм 55 хатын-кыз). 1910 елда земство мәктәбе күрсәтелә, авылда ул вакытта 16 ишегалды һәм 142 кеше (67 ир-ат, 75 хатын-кыз) булаСписок населённых мест Самарской губернии / Н. Г. Подковыров.— Самара: Губ. тип., 1910.— С.93.— 425с.. Инфраструктурасы Шәхси ярдәмче хуҗалык була. Транспорт 16К-0077 автоюлы Искәрмәләр
Төркем:Юкка чыккан торак пунктлар Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары