SQL (;  — «структурлашкан сораулар теле») — реляцион мәгълүматлар базасында (МБ) мәгълүмат белән эш итәр өчен кулланыла торган универсаль компьютер теле. SQL реляцион алгебрага нигезләнә.

Тасвирлама

SQL теле операторлар, инструкцияләр, хисапланучы функцияләр җыелмасыннан гыйбарәт.

Операторлар Гомум кабул ителгән программалау стиле буенча операторлар баш хәрефләрдән язылырга тиешләр.

SQL операторлары берничә төркемгә бүленәләр: мәгълүмат билгеләү опретаторлары () CREATE МБсын барлыкка китерә (базаның үзен, таблицаны, күзаллауны, куллаунучыны һ.б.). ALTER объектны үзгәртә. DROP объектны бетерә. мәгълүмат белән эш итү операторлары () SELECT билгеләнгән шартларны үтәүче мәгълүматны чыгара. INSERT яңа мәгълүмат өсти. UPDATE бар булган мәгълүматны үзгәртә. DELETE мәгълүматны бетерә. Мәгълүматка рөхсәтне тикшерүче операторлар () GRANT кулланучыга (төркемгә) объект белән билгеле гамәлләр үтәргә рөхсәт бирә. REVOKE элегрәк бирелгән рөхсәтләрне кире ала. DENY рөхсәткә караганда өстенлеге булган тыюны билгеле. транзакцияләр белән идарә итү операторлар () COMMIT транзакцияне чынлыкка ашыра. ROLLBACK агымдагы транзакциядә эшләнгән барлык үзгәрешләрне кире кайтара. SAVEPOINT транзакцияне ваграк өлешләргә бүлә.

Төркем:SQL