Минзәлия Закирова ― Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары (2020 елдан). Биографиясе Закирова Минзәлия Заһри кызы 1965 елның 4 июлендә туа. 1987 елда «биология һәм химия укытучысы " белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының табигый-география факультетын тәмамлый». 2010 елда Педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 2017 елда «Нәтиҗәле идарәче» («Эффективный управленец») программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетында квалификациясен күтәрә. Хезмәт эшчәнлеге 1981-1982 елларда-Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбе интернат тәрбиячесе; 1987-1988 елларда - Балык Бистәсе районы Трой-Урай мәктәбенең химия һәм биология укытучысы; 1992-1998 елларда - Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче татар мәктәп-гимназиясе укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; 1998-2007 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече, мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары; 2007-2011 елларда - Вахитов районы буенча мәгариф бүлеге, "Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ; 2011-2020 елларда - "Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУнең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге башлыгы; 2020 елның 2 ноябреннән - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале(2005); "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" (2015); Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2020); "Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе(2009); Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ведомство Аерымлык билгесе (2012); Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2012); «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы " истәлекле медале (2015); Татарстан Республикасы Профсоюз федерациясенең Мактау грамотасы(2015); "Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен" Аерым хөрмәтләү билгесе(2020). 2026 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — мәгариф системасын үстерүгә аерым өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 674 от 19.08.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар Закирова Минзалия Загриевна — Татцентр.ру Закирова Минзалия Загриевна

Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр