Әл-Әмин мәчете () ― Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәрендә урнашкан бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Беренче нигез ташы 2005 елда салынган, 2009 елда төзелеш тәмамланган. Башта мәчет «Ихлас» дип аталган, 2018 елдан исеме «Әл-Әмин» ( ― «ышанычлы») итеп үзгәртелгән Алексей Герасимов. Достопримечательности Чебаркуля: мечеть Аль-Амин и мудрый муфтий. Наш Урал, 26.07.2021. Мәчетнең имамы (ачылган көненнән) ― Вугар Акперов, мөәзин ― Данил Хәсәнов. Координатлары: N 54° 57′ 53.8596″ E 60° 21′ 1.3356″.
Тарих Чибәркүл шәһәрендә мәчет төзү омтылышы 1960-елларда ук ясалган була, ләкин нәтиҗәсе булмый.
2003 елда имам итеп Чиләбе өлкәсе мөфтие Вугар хәзрәт Акперов сайлана. Ул шәһәрдә мәчет төзүне башларга вәгъдә итә. Мәчет төзелешенә шәһәр халкы ярдәм күрсәтә. Шәһәрнең төп сәнәгать оешмасы булган Чибәркүл металлургия заводы эшчеләре хезмәт хакларыннан православие храмы (2007 елда торгызылган һәм мөселман мәчете төзү өчен акча күчерә башлаган. Чибәркүл шәһәренең яһүд оешмасы 50 мең сумлык кирпеч алып биргән. Мәчеткә тәрәзәләр ясап биргән эшмәкәр (мөселман түгел) тәрәзәләрнең тулы бәясен алмаган .
Бина Мәчет бинасы кызыл кирпечтән ислам кануннарын үтәп төзелгән. Архитектурасы буенча «манарасы керү юлында күтәрелгән мәчет» биналары төренә керә. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәсе икенче катта эшләнгән. Мәчеткә мөселман бәйрәмнәрендә 500-600 мөселман килә. Мәхәллә әгъзалары ― күпчелек, татарлар (2010 елгы халык санын алу буенча шәһәрдә татарлар 1234 кеше, ягъни шәһәр халкының 3 % ын тәшкил иткән ), башкортлар (959), азәрбайҗаннар, казакълар, үзбәкләр, таҗиклар, уйгырлар һ. б.
Сылтамалар Алексей Герасимов. Достопримечательности Чебаркуля: мечеть Аль-Амин и мудрый муфтий. Наш Урал, 26.07.2021
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Чиләбе өлкәсе мәчетләре Төркем:2009 елда төзелгән мәчетләр