Каза́къ теле́ (тат.лат. Qazaq tele, , قازاق ءتىلى) — Казакъстан Җөмһүриятенең дәүләт теле. Төрки телләрнең кыпчак астөркеменә керә. Казакъ теле кыргыз теле белән аеруча бәйле тел булып тора.
Тарих Казакъ теле Алтын Урданың көньяк өлеше таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән Казакъ ханлыгында формалашкан. Казакъ ханлыгының теле — Алтын Урданың дала теле булып санала, шуңа күрә татар теленә — Алтын Урданың шәһәр теленә якын, ләкин аермасы бар.
Мәсәлән: Татарча Казакъча Идән Еден Ел Жыл Ерак Жырақ Якын Жақын Йөз Жүз Йөрәк Жүрек Бүлмә Бөлме КошҚұс Иртән Ертен Ил Ел Эшләде Істеді Беренче Бірінші
Казакъ телендә ү, ө, ә, ң авазлары татар телендә кебек, қ, ғ татар авазларына къ (q), гъ (ğ), ұ — татарныкы о туры килә: Болгар (тат.) — Бұлғар (каз.) (язылышы төрле, әйтелеше бертигез — Bolğar). Септіктер (Килешләр) Казакъ телендә 7 килеш бар. Түбәндә һәр килешнең сораулары, кушымчалары һәм мисаллары китерелгән: Септік (Килеш)Сұрағы (Соравы)Жалғауы (Кушымчасы)Мысалы (Мисалы)Атау (Баш килеш)кім? не? (кем? нәрсә?)(жоқ)кісі, ат, бізІлік (Иялек килеше)кімнің? ненің? (кемнең? нәрсәнең?) -ның/-нің, -дың/-дің, -тың/-тіңкісінің, аттың, біздіңБарыс (Юнәлеш килеше)кімге? неге? қайда? (кемгә? нәрсәгә? кайда?) -ға/-ге, -қа/-ке, -на/-не, -а/екісіге, атқа, бізгеТабыс (Төшем килеше)кімді? нені? (кемне? нәрсәне?) -ны/-ні, -ды/-ді, -ты/-ті, -нкісіні, атты, біздіЖатыс (Урын-вакыт килеше)кімде? неде? қайда? (кемдә? нәрсәдә? кайда?) -да/-де, -та/-текісіде, атта, біздеШығыс (Чыгыш килеше)кімнен? неден? (кемнән? нәрсәдән?) -нан/-нен, -дан/-ден, -тан/-тенкісіден, аттан, бізденКөмектес (Күмәклек килеше)кіммен? немен? (кем белән? нәрсә белән?) -мен/-бен/-пенкісімен, атпен, бізбен
Латин язуына күчү проекты 1992 елдан Казакъстан галимнәре казакъ телен латин имләсенә күчүне тикшерә. 2012 елда Казакъстан президенты латин әлифбасына күчүне раслый, ләкин карар күп бәхәсләр тудырды һәм шактый күп әлифбаның проектлары уйлап чыгарылды (50дән артык). 2017 елның 12 апрелендә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев янә хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчү графигын төзергә кушты.http://www.azatliq.org/a/28416625.html Шул ук елның 26 октябрендә «Казакъ теле әлифбасын латыйн графикасына күчерү турында» фәрманына кул куелган.http://www.akorda.kz/kz/legal_acts/decrees/kazak-tili-alipbiin-kirillicadan-latyn-grafikasyna-koshiru-turaly 2018 елдан яңа әлифбага өйрәтә алучы белгечләр һәм дәреслекләр әзерли башларга. 2025 елга барлык эш документлары, төп басмалар һәм китаплар латин язуында булырга тиеш. Латиницага күчкән чорда латин язуы белән беррәттән кириллица да кулланылачак Нурсултан Назарбаев поручил перевести казахский алфавит на латиницу Мемлекет басшысының «Болашаққа бағдар: рухани жаңғыру» атты мақаласы. Қазақстан Республикасы президентiнiң ресми сайты. Шулай ук карагыз
TRT Қазақ тілі редакциясы Мы ошиблись, вы не ошибайтесь. Почему бы Казахстану не перейти на общетюркскую латиницу? Каким может быть казахский алфавит на латинице Искәрмәләр
Төркем:Казакъстан телләре Төркем:Россия телләре