Салават Хәмидуллин (1 июнь 1968 ел, псевдонимы — Malevich) — тележурналист, телепроектлар авторы, псевдотарихчы, Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы (2000), тарих фәннәре кандидаты (2016). Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт (2012) һәм журналистика өлкәсендәге Шәһит Ходайбирдин исемендәге (2000) премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2009). Хәзерге вакытта Башкортстанда татарларның хокукларын бозуларын төп оештыручыларның берсе.
Биографиясе Салават Ишмөхәммәт улы Хәмидуллин 1968 елның 1 июнендә Башкорт АССР-ның (хәзер Башкортстан) Стәрлетамак шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 1991-92 елларда «Истоки» газетасы хәбәрчесе. 1991 елдан Башкортстан дәүләт радио-телекомпаниясендә: телевидениенең яшьләр редакциясе мөхәррире, «Яшьлек» ИБ җитәкчесе, «Яңалыклар» редакциясе хәбәрчесе, «Гыйлем» ИБ мөхәррире, иҗтимагый-сәяси тапшырулар ИБ мөхәррире, танып-белү һәм тарихи тапшырулар бүлеге җитәкчесе, ТВ студиясенең "танып-белү" тапшырулары редакциясе җитәкчесе.
«Историческая среда» һәм «КЛИО» күләмле пропагандистик телепроектлары авторы һәм җитәкчесе. "Историческая среда" проекты еллар буе финанслана, аның йөзләрчә чыгарылышыБСТ телеканалында чыккан. Тапшыруларның төп максаты — Башкортстанда яшәүче татарларны теге яки бу башкорт ыруының башкортлары дип беръяклы игълан итү.
Өйләнгән, улы бар.
Тәнкыйть Хәмидуллин татарларны башкортлаштыру сәясәтенең "идеологы" санала. Күп тапкырлар тарихи чыганакларны үз ягына "бөгү" (манипуляция) һәм бозып күрсәтү (фальсификация) белән тотыла.
2021 ел Халык исәбен алу алдыннан татар милләтенә каршы барган пропагандистик кампания белән җитәкчелек итә. Бу хәл очраклы рәвештә ачыла. Блогер Ленар Мифтахов telegram-каналларда татарларга һәм чуашларга каршы аеруча усал нахак, ялган һәм хурлаулар язышкан Malevich исемле кулланучының С.Хәмидуллин үзе булуын ачыклый.
Хезмәтләре
Образование «Большой Башкирии». Как это было… — Уфа, 2008. (автордаш) Бурджаны в истории Евразии. — Уфа: Гилем, 2013 История башкирских родов. Многотомник. (Составитель и редактор). — Уфа, 2014—2019. (автордаш)
Фильмография
«Из глубины веков»; «На стыке времени»; «Богоспасаемый град Уфа»; «Собрание историй о стране аль-Башкурт»; «О чем молчат степные курганы» — Сармат мәдәнияте турында; «У слияние трех рек» — документаль фильмы Уфа һәм Уфа II калачыгы турында; «Музы Клио глас суровый»; «Мятеж» — документаль фильм Борай ихтилалы турында; Трилогия «Рожденные для славы» (Таһир Кусимов һәм Миңлегали Шайморатов генераллар, Муса Мортазин комбриг турында); «Они верил в победу» (Бөек Ватан сугышы турында); «Равнина надежд» (Батырша) һ. б.
Вакытлы матбугаттагы мәкаләләре, аның белән әңгәмәләр
Салават Хамидуллин: «Глава башкортостан поставил передо мной масштабные задачи». ИА «Башинформ», 2020, 12 февраля Әхмәр Гүмәр-Үтәбай. ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА — БӨРҖӘН, ЮРМАТЫ, ТҮҢГӘВЕР… , 2016, № 43, 22 — 28 октябрь[./Киске_Өфө_(гәзит) ], 2016, № 43, 22 — 28 октябрь. Абдуллина Л.. Заманыбыз Салаваты дип эндәшәбез без аңа! , 2016, 12 август. Биишева Г. Салават Хамидуллин: «У башкир не семь, а более сорока родов». «proufu.ru/news/» сайты, 2015, 1 июнь«proufu.ru/news/» сайты, 2015, 1 июнь.
Матбугат аның турында
Нуретдинов А. Тамырларын барлый ураннар. , 2015, 27 июль. Нафикова А. ТЕЛЕВИДЕНИЕ В ЛИЦАХ. Салават Хамидуллин: Я занимаюсь тем, что мне интересно. Просветительские программы востребованы всегда. «Республика Башкортстан» гәзите, 2009, 19 март«Республика Башкортостан» гәзите, 2009, 19 март.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреатыТелеведущий Салават Хамидуллин (2000) Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2009). Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Историческая среда» (2012)Стали известны имена лауреатов премии имени Салавата Юлаева. Башкортстан Республикасының Мактау кәгазе (2022)Радий Хабиров в День работника культуры наградил выдающихся представителей отрасли
Документаль фильмнар өчен
II халыкара «Мәңгелек ут» фестивале (Волгоград, 2000): «Генерал Шаймуратов» фильмы — I урын; «Җир һәм кешеләр» республика телефестивале (Уфа, 2002): «У слияние трех рек» фильмы — I урын; Республика киң мәгълүмат хезмәткәре чараларының «башкалага — 430» конкурсы (Уфа, 2004): «Богоспасаемый град Уфа» фильмы — IIпремия. «Тэфи-регион-2007» Бөтенрусия телевизион конкурсы: «Под знаком Сатурна» фильмы.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Хамидуллин Салават Ишмухаметович // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8. Официальный сайт телеканала БСТ Радий Хабиров в День работника культуры наградили выдающихся представителей отрасли
Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Русия журналистлары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Стәрлетамакта туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкорт милләтчеләре Төркем:Псевдотарихчылар