Россия мөфтиләр шурасы () ― үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы. Россия Федерациясе башкаласы Мәскәүдә урнашкан гомумроссия мөселман дини оешмаларының берсе. Аңа 1996 елда нигез салынган. Россия территориясендә теркәлгән кайбер җирле һәм төбәк мөселман дини оешмаларын берләштерә. Рәисе ― мөфти шәех Равил ГайнетдинThe Council of Muftis of Russia Welcomed Guests from Iraq. muslim.ru, 20.06.2014.

Тарих

1996 елның 1 июлендә нигез салынганRussian Council of Muftis. kavkaz-uzel.ru, 20.06.2014.

1991 елга кадәр РСФСР мөселманнары бердәм була һәм Тәлгать Таҗетдинне баш мөфти дип таныйлар. Россия бәйсезлек алгач, төбәкләрдә мөселманнарның мөстәкыйль дини идарәләре барлыкка килә, аларның кайберләре акрынлап Равил Гайнетдин тирәсендә төркемләнә башлыйИ. Риц. Отморозки Часть 61 Креста на вас нет. Часть 2. shockplus.livejournal.com, 29.12.2016.

1996 елда Россия мөфтиләр шурасын оештырганда мөфти Равил Гайнетдин әлеге дини оешма төзүнең прогрессив характерда булуын ассызыклый, шура бертигез хокуклы мөфтиләр берлеге буларак күзаллана һәм бу яктан артык үзәкләштерелгән Үзәк Диния нәзарәтенә каршы куелган булган Р. А. Силантьев. Сохранится ли Совет муфтиев? Независимая газета, 03.06.2015.

1998 елның 25 ноябрендә Россия мөфтиләр шурасы Россия мөселманнарының Диния нәзарәте югары координацион үзәге һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге белән берләшә.

2009 елның февралендә мөфтиләр шурасы, тикшерү барышында РФ законнарын бозу очраклары ачыклану сәбәпле, Россия Федерациясе юстиция министрлыгыннан кисәтү алаМинюст выявил в деятельности Совета муфтиев России многочисленные нарушения, которые были в дальнейшем исправлены. // Интерфакс, 19 февраля 2009.Ревизор «звонит» дважды // Независимая газета, 4 февраля 2009..

2009 елның декабрендә Россия мөселман оешмалары (Үзәк Диния нәзарәтен, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтен, Россия мөфтиләр шурасын да кертеп) җитәкчеләре арасында бердәм структурага берләшү турында сөйләшүләр һәм консультацияләр башлана. Әмма Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин арасындагы каршылыклар аркасында мөселман оешмаларын берләштерү процессы билгесез бер вакытка кичектерелә«Единая Россия» объединяет исламскую // Московский комсомолец, № 25238 от 19 декабря 2009 г.Rus Müslüman Birliği’ne Tatar desteği — 19 декабря 2009.

2012 елда Россия мөфтиләр шурасы Мәскәүдәге мәчетләр санын арттыруны таләп итә, мәчетләр ким дигәндә ике тапкыр артырга тиеш, дип белдерә .

2014 елның 1 мартыннан Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте аппаратлары киң колачлы үзгәртеп корыла, регионнарга, мәгърифәтчелек, белем бирү, тәрбия эшләренә кагылышлы барлык эшчәнлек Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты карамагына күчерелә .

Россия мөфтиләр шурасы Россия мөселманнарына хаҗ кылырга бару өчен Согуд Гарәбстаны бүлеп биргән урыннарны (квота) бүлү өчен җавап бирә .

Җитәкчеләр # Исем Сайлану датасы Вазифа срогы чыгу 1 Равил Гайнетдин 1996 елның 1 июле Вазифада

Офис Россия мөфтиләр шурасы 2015 елның 23 сентябрендә ачылган Мәскәү җәмигъ мәчетенең алты катлы комплексында (Үзәк АО, Мещан районы, Выползов тыкрыгы, 7) урнашкан.

Сылтамалар Официальный сайт

Моны да карагыз Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте Искәрмәләр

Төркем:Россия ислам оешмалары Төркем:1996 елда нигезләнгән дини оешмалар Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре