Роберт Әхмәтов - Башкортстан Республикасының Уфадагы Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган табибы. Сәламәтлек саклау алдынгысы. Медицина фәннәре кандидаты.
Биографиясе Әхмәтов Роберт Хәсән улы 1947 елның 6 маенда БАССРның Уфа шәһәрендә туган.
1965-1971 елларда — Башкорт дәүләт медицина институты студенты.
1971-1973 елларда — Башкорт дәүләт медицина институтының нерв авырулары кафедрасының клиник ординаторы.
Хезмәт юлы 1973-1996 елларда — врач-невропатолог, нейрореабилитация бүлеге мөдире, Башкортстан Республикасының Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары.
1996-1999 елларда — Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының 3-нче Республика клиник хастаханәсе баш табибы.
1999 елда — Мәҗбүри медицина страховкалау Республика фондының башкаручы директоры. Башкортстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары.
2002 елдан — Башкортстан Республикасының Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары.
16 фәнни мәкаләсе дөнья күргән
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган табибы Сәламәтлек саклау алдынгысы Медицина фәннәре кандидаты.
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Роберт Хәсән улы Әхмәтовның биографиясе Әхмәтов Роберт Хәсән улы турында мәгълүмат(недоступная ссылка) Әхмәтов Роберт Хәсән улы Әхмәтов Роберт Хәсән улы [eurasian-defence.ru/?q=node/17860 Роберт Хәсән улы Әхмәтов]
Искәрмәләр
Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары Төркем:Башкортстанның атказанган табиблары Төркем:Медиклар