Төмән җәмигъ мәчете, Хәлиф Гомәр исемендәге Төмән җәмигъ мәчете () – Төмән өлкәсе административ үзәге Төмән шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте карамагында.

Тарих Төмән җәмигъ мәчете Төмәннең Үзәк административ округында (1996 елга кадәр ― Төмәннең Үзәк районы), 1970 елда шәһәр составына кертелгән татар авылы Яңавыл (хәзерге Парфеново бистәсе) территориясендә, шәһәр үзәгеннән 5 км ераклыкта урнашкан. Хәзерге таш мәчет элек борынгы агач мәчет булган территориядә төзелгән.

Төмән җәмигъ мәчете сигез ел дәвамында төзелгән, төзелеш 1997 елда тәмамланган. Эшләрнең озакка сузылуы объектның үзәк финанславы булмау белән аңлатыла, төзелеш эшләре берничә Ислам фонды The Arab fellow-traveller of the lost imam financed the construction of tens of mosques. RealnoeVremya.com, 13.02.2016 һәм өлешчә шәһәр хакимияте бүлеп биргән акчаларга башкарыла Тюменская соборная мечеть, Тюмень. Туристер.Ру.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын сәхабәсе Гомәр ибнел-Хәттаб хөрмәтенә аталган.

Бина Хәзерге вакытта Төмән җәмигъ мәчете ― шәһәрдә иң зур мәчет. Ул 500―600 кешегә исәпләнгән. Җомга көннәрендә биредә ике меңнән артык мөселман җыела. Бу көнне намаз уку өчен цоколь катының барлык бүлмәләре бушатыла, әмма урыннар барыбер җитми – кешеләр баскыч мәйданчыкларында һәм ишегалдында дога кыла Тюменская соборная мечеть им. Умара ибн аль-Хаттаба. ГородТ. Бер манарасы һәм бер гөмбәзе бар.

Имам – Алишер хәзрәт Дедамирзаев. Тюменская Соборная мечеть имени халифа Умара. ИсламЦентр

Төмән җәмигъ мәчетендә шулай ук Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы (мөфти Зиннәт Әюп улы Садыйков) резиденциясе дә урнашкан.

Сылтамалар Соборная мечеть г.Тюмень. ЦДУМР История Градо Тюменской мечети. IslamNews Тюмень. Мечеть в пос.Парфенова (видео, 2:22) https://traland.ru/luchshiye-dostoprimechatelnosti-tyumeni/

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Төмән өлкәсе мәчетләре Төркем:1997 елда төзелгән мәчетләр