Ислам Фәләхов, Ислам Радик улы Фәләхов (1998 ел, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга) ― спортчы (көрәш, билбау көрәше), 60―70 килограмм үлчәү категориясендә билбау көрәше буенча күп мәртәбәләр дөнья (2015, 2017, 2019, 2023), Россия Федерациясе (2021), Татарстан (2022, 2024) чемпионы. Россиянең спорт мастеры (2020), Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2020).
Тәрҗемәи хәле 1998 елда Алабугада туган. Әтисе Радик, әнисе Илмира Нурислам кызы (Галиева), ике абыйсы бар. Алабуга шәһәренең 2нче спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. Тренерлары ― Рим Нәфыйк улы Кавиев Кавиев Рим Нафикович. Спортивная школа №2 Рим Кавиев. ВКонтакте, Александр Николай улы Обоймов Обоймов Александр Николаевич. Спортивная школа №2. Билбау көрәше спорты белән 1нче сыйныфта укыган вакытыннан шөгыльләнә. Әтисе волейбол уйнаган. Ике абыйсы шулай ук көрәш секциясенә йөргән.
Алабуганың 1нче санлы гимназиясен, Казан химия-технология институтының технология, пластмасса һәм композитларны эшкәртү һәм сертификацияләү факультетын тәмамлаган (2020) Студент КНИТУ – чемпион мира по борьбе на поясах. Сайт КНИТУ, 26.11.2018, хәзер аспирантурада укый Нурислам Галиев. Син республикабыз горурлыгы! Безнең гәҗит, 0.05.2022. 2019 елда хаҗга барган Фәрит Салихов. Ислам Фәлахов: «Аллаһы Тәгалә келәмдә дә җиңеллеген бирсә иде». Шәһри Казан, 5.09.2019.
Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары: Алабуга турында, кызганычка каршы, мин бик күп яхшы көрәшчеләр үстергән төбәк буларак әйтә алмыйм. Әлмәт, Арча, Балтач, Саба, Теләче бу җәһәттән баерак. Әмма Ислам бу җәһәттән районда вундеркинд диярлек үсә, анда аның күз алдында үрнәк һәм лаеклы конкуренция юк иде. Моннан тыш, миңа аның көрәш стиле бик ошый. Ул келәмгә эшләргә дип чыга. Аның техник алымнары шулкадәр төгәл ки, аларны методик кулланма сыйфатында кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта ул көндәшен хөрмәт итә, бу читтән караганда сизелә. Ислам Фәләхов, шулай ук Теләчедән Динар Кәримуллин, Зәйдән Ринас Кәлимуллин һәм башка республика җыелма командасының иң яхшы вәкилләре көрәшнең горурлыгы булып торалар. Җәүдәт Абдуллин. Похвальная организация, триумфальное выступление: Казань провела чемпионат мира по борьбе на поясах. Бизнес-Онлайн, 31.10.2018
Бүләкләре 2019 елгы Алабуга районы Сабан туе батыры булып калган. Аңа автомобиле (төп спонсор Рәшит Хәбиров) ачкычлары тапшырылган Стали известны имена Батыров Сабантуя-2019. Новая Кама, 8.06.2019. 2019 елда «Спорттагы уңышлары өчен» Алабуга муниципаль районы башлыгы (2010―2019) Геннадий Емельяновның стипендиясен алуга сертификат белән бүләкләнә Елабужским спортсменам вручили сертификаты на получение стипендии главы. Елабужский муниципальный район, 12.03.2019. Җәрәхәтләнү 2025 ― көрәш буенча XV дөнья чемпионатында (Казан, Россия) Сембердән Артур Хәкимов белән көрәшкәндәУльяновский батыр взял золото в Казани. ulpravda.ru, 13.07.2025 кулын сындырып, көрәшне туктатырга мәҗбүр булганРоссиянин выиграл чемпионат мира по поясной борьбе. «Вечерняя Москва», 01.7.2025. Казанышлар 2016 – көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат 2016 – көрәш буенча Д. Галиев турниры (Түбән Кама) – җиңүче 2017 – Яшьләр арасында (18-21 яшь) көрәш буенча Татарстан чемпионы 2017 – вузлар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчесе 2017 – 18-20 яшьлекләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге чемпионы 2015, 2017, 2019 – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Борец из Елабуги Ислам Фаляхов стал трехкратным чемпионом Мира. Елабужский муниципальный район, 5.11.2019 Елабужанин Ислам Фаляхов рассказал о том, как стал чемпионом мира. Новая Кама, 20.12.2015 2018 – III (Кыргызстан) кыргыз көрәше () буенча турнирда 75 кг авырлыкта 2нче урын Игры кочевников: кыргызстанцы взяли семь золотых медалей по кыргыз курошу. Ежедневная спортивная газета Кыргызстана Sport.kg, 06.09.2018 2020 ― Россиянең спорт мастеры 2020 ― Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Көрәшчеләргә дәрәҗәле исемнәре кайтып җитте. Котлыйбыз! Шәһри Казан, 29.07.2020 2023 ― Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Байлар Сабасы ― Миңгәр) ― 70 кг авырлык категориясендә 1нче урын ― дөнья чемпионыФәнил Мәүлетов. Миңгәрдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында автомобиль Радик Сәлаховка бирелде. Саба таңнары, 25.06.2023 Энҗе Габдуллина. Татарстан көрәшчеләре Дөнья чемпионы булды. Татар-информ, 26.06.2023 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (70 кг үлчәү авырлыгында)Энҗе Габдуллина. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024 2024 ел — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан, 6-7 март) — 70 кг авырлык категориясендә — 1нче урын (Алабуга)Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан беренчелегенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 7.03.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар Ислам Фаляхов. ВКонтакте
Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Русия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Россиянең спорт мастерлары