Риф Сәйфуллин, Риф Гали улы Сәйфуллин (, 1949 елның 4 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Архангель районы, Муллакай) – драма актеры, Сибай драма театры артисты, Россиянең атказанган (2022), Башкортстан АССР халык (1988) артисты. Театр әһелләре берлеге әгъзасы (1973).

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 4 октябрендә Архангель районы Муллакай авылында туган. Хәрби хезмәттә булган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (1973, педагоглары Габдулла Гыйләҗев (вариант: Рафаэль Әюпов)Сайфуллин Риф Галеевич. Башкортостан: универсальная энциклопедия, проф. Ф. К. Касыймова).

Институтны тәмамлагач, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында эшлиСайфуллин Риф Галеевич. Сайт отдела культуры Архангельского района. Соңрак А. Мөбәрәков исемендәге Сибай драма театрында актер һәм режиссер булып эшли – 1993 елда Гәрәй Исхаковның «Сайра, сандугачым» музыкаль драмасы буенча спектакль куя.

А. Вампиловның «Провинциаль мәзәкләр», В. Жеребцовның «2 нче подъезд», М. Н. Задорновның «Соңгы омтылыш» пьесаларын башкорт теленә тәрҗемә итә.

Уйнаган рольләре Риф Сәйфуллин иҗат иткән образлар үзенчәлекле трактовкалау, ачык һәм тәэсирле гәүдәләндерү белән аерылып тора. Репертуарының күп өлешен рус һәм чит ил драматургиясе әсәрләре буенча спектакльләрдәге рольләр тәшкил итә:Сәйфуллин Риф Ғәли улы. «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы сэр Маклой («Бәхтегәрәй», Әсгать Мирзаһитов) – Гафури театрындагы дебюты (1972) Яппар («Кодача», Баязит Бикбай, Заһир Исмәгыйлев) Исәнгилде («Акмулланың ак төннәре», Наил Гаетбай) Кочкарев («Кавышу», Н. В. Гоголь) Баязит (Бәхеткә качканнар, Т. Гарипова) Калошин (Провинциаль мәзәкләр А. Вампилов) Фердинанд (Мәхәббәт һәм нәфрәт, Ф. Шиллер) Дон Жуан (Дон Жуан, Мольер) һ. б.

Фильмография 2014 – ЕтегәнФильм Етеган (2014). Кино-Театр.Ру 2017 – Бабич

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1979 – БАССР атказанган артисты 1988 – БАССР халык артисты 2022 – РФ атказанган артисты – ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 15 июля 2022 года № 456 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».

Искәрмәләр

Сылтамалар Сайфуллин Риф Галеевич. Сибайский государственный башкирский театр драмы им. А. Мубарякова Сәйфуллин Риф Ғәли улы. «Башкортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы Риф Сәйфуллин - сәхнәлә 50 йыл! ВКонтакте Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Сибай театры