Габдрахман авылы Туган якны өйрәнү музее () ― Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авылында 2022 елның 6 августында ачылган социаль-мәдәният оешмасы (музей). Әлмәт районы территориясендә ачылган 6нчы музейСело европейского уровня: в Абдрахманово открылся.. Альметьевск Life ВКонтакте.

Тарих Музей 2017 елда төзелә башлаган. Музей Габдрахман авылында туган Тәхаветдиновлар һәм Җәләевлар гаиләсе тарафыннан бирелгән акчага әйдәүче архитектор Айрат Хәйретдин улы Хәмидуллин проекты буенча төзелгәнЭльза Кузнецова. В селе Альметьевского района РТ открылся краеведческий музей с пятью видами коллекций. Татар-информ, 7.08.2022. Экспонатлар җыюда авылның 7 кешелек инициатив төркеме актив ярдәм күрсәткәнЛейсан Сулейманова. В селе Альметьевского района открыли краеведческий музей с пятью видами коллекций. Пресс-служба главы АМР, 7.08.2022.

Музей төзүгә «СМУ-8» ҖЧҖ коллективы (участок башлыгы Илшат Гаффаров) зур өлеш керткән .

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Әлмәт районы башлыгы Тимур Дмитрий улы Нагуманов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинов һ. б. катнашкан .

Тасвирлама Габдрахман авылының Туган якны өйрәнү музее 450 кв. м мәйданлы бер катлы бүрәнә бинадан гыйбарәт.

Музей залларын бизәү белән ТР Милли музееның фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина һәм ТР Милли музее дизайнеры Эльвира Матвеева шөгыльләнгән.

Музейда 5 төр коллекция тәкъдим ителгән: Дала һәм урман-дала табигый зоналары җәнлекләре һәм кошларының таксидермик фигуралары коллекциясе; Музейда этнографик костюмнарның коллекциясе, тарихи агач һәм балчык савыт–саба, йорт көнкүреше әйберләре, ХІХ гасыр азагы - ХХ гасыр башы хезмәт кораллары коллекциясе тәкъдим ителә; Бөек Ватан сугышы чорындагы ату коралының һәм макетлары коллекциясе; Татнефть ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдиновның эш кабинеты предметлары коллекциясе; Совет чорында авылдашларының нефть тармагында, авыл хуҗалыгында, мәгариф һәм социаль өлкәләрдә эшләвен күрсәтүче коллекция. Экспозицияләр, күргәзмәләр 7000 кв. метрга якын мәйданда ачык һавада да бар. Анда тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника экспозициясе, ретро автомобильләр һәм авыл тормыш-көнкүрешен чагылдыручы макетлар урын алганЮлай Низаев. «Габдрахман – Әлмәтнең капкасы, төбәкнең йөзек кашы». Интертат, 15.12.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар Лейсан Сулейманова. В селе Альметьевского района открыли краеведческий музей с пятью видами коллекций. Пресс-служба главы АМР, 7.08.2022 Село европейского уровня: в Абдрахманово открылся.. Альметьевск Life ВКонтакте Абдрахманово. Альметьевская энциклопедия

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Әлмәт районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:2017 елда нигезләнгән музейлар