Анни́ Эрно́ (), тугач бирелгән исеме Анни́ Тере́з Бланш Дюше́н (); 1940 елның 1 сентябре, Франция, Лилльбонн) — француз язучысы, Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2022).

Тәрҗемәи хәле 1940 елның 1 сентябрендә Лилльбоннда туган. Балачагы ата-анасы кечкенә кафе тоткан Ивето шәһәрендә (Нормандия) үткән. Руанда университет тәмамлагач, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә әдәбият укыта (Аннеси-ле-Вье һәм Понтуазда), аннары дистанцион укытуга күчә.

Иҗаты Эрноның беренче романы "Les Armoires vides" 1974 елда басылып чыккан. Әсәрдә автобиографик мотивлар бар, бу алым язучының алдагы иҗатына да хас. Аның барлык романнары да теге яки бу яктан биографиясенең эпизодларын: балачак, социаль карьера, кияүгә чыгу һәм ана булу, үз сексуальлеген ачу, аборт, күкрәк рагы, әнисенең авыруы һәм үлемен чагылдыра. Буынның коллектив хәтеренә шәхси хатирәләр салынган Эрно романнары ― чорның чын хакыйкый дәлиле.

Язучы сүзләре буенча, ул традицион жанрлар кысаларында иҗат итми, ә үз-үзен белдерү формасын эзләүгә өстенлек бирә. Аның күпчелек әсәрләре «Галлимар» нәшриятында басылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1984 ел — Ренодо премиясе – «La Place» романы өчен 2008 ел — Маргерит Дюра премиясе (фр.) – «Les Années» романы өчен 2008 ел — Франсуа Мориак премиясе – «Les Années» романы өчен 2008 ел — Француз теле премиясе – тулаем иҗаты өчен 2022 ел – Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе ― шәхси хәтернең тамырларын, читләшү хисен һәм коллектив чикләүне клиник кискенлек һәм батырлык белән ачып биргән өчен

2014 елдан Сержи-Понтуаз университетының шәрәфле докторы.

Библиография Les Armoires vides, Paris, Gallimard, 1974; Gallimard, 1984, ISBN 978-2-07-037600-1 Ce qu’ils disent ou rien, Paris, Gallimard, 1977; French & European Publications, Incorporated, 1989, ISBN 978-0-7859-2655-9 La Femme gelée, Paris, Gallimard, 1981; French & European Publications, Incorporated, 1987, ISBN 978-0-7859-2535-4 La Place, Paris, Gallimard, 1983; Distribooks Inc, 1992, ISBN 978-2-07-037722-0 Une Femme, Paris, Gallimard, 1987 Passion simple, Paris, Gallimard, 1991; Gallimard, 1993, ISBN 978-2-07-038840-0 Journal du dehors, Paris, Gallimard, 1993 La Honte, Paris, Gallimard, 1997 Je ne suis pas sortie de ma nuit, Paris, Gallimard, 1997 La Vie extérieure : 1993—1999, Paris, Gallimard, 2000 L'Événement, Paris, Gallimard, 2000, ISBN 978-2-07-075801-2 Se perdre, Paris, Gallimard, 2001 L’Occupation, Paris, Gallimard, 2002 L’Usage de la photo, with Marc Marie, Paris, Gallimard, 2005 Les Années, Paris, Gallimard, 2008, ISBN 978-2-07-077922-2 L’Autre fille, Paris, Nil 2011 ISBN 978-2-84111-539-6 L’Atelier noir, Paris, éditions des Busclats, 2011 Écrire la vie, Paris, Gallimard, 2011 Retour à Yvetot, éditions du Mauconduit, 2013 Regarde les lumières mon amour, Seuil, 2014 Mémoire de fille, Gallimard, 2016 Hôtel Casanova, Gallimard Folio, 2020 Le jeune homme, Gallimard, 2022 Искәрмәләр

Сылтамалар

[http://www.kinopoisk.ru/name/1651790/ Анни Эрно на сайте КиноПоиск

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Франция язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Франция югары уку йортларын тәмамлаучылар