Давыт пәйгамбәр – (, דָּוִד, דָּוִיד, , ; сөекле) Исламда, Христианлыкта, Яһүд динендә пәйгамбәр. Талуттан () кала Исраил халкының икенче патшасы, Бет-Ләхәмдә туып үскән Ишай () Обид улының баласы (Инҗил, Лук 3:32).

Библия буенча (Батш. 2-11), кырык ел патшалык итә: җиде ел да алты ай - Яһүдиянең (башкаласы — Хеврон), аннары утыз өч ел берләшкән Исраил белән Яһүдия патшалыгының (башкаласы - Иерусалим) патшасы була. Төрле хронологияләр буенча, хакимлек итү даталары: безнең эрага кадәр 1055—1015 еллар, б.э.к. 1012—972 еллар , б.э.к. 1005—965 еллар, ә традицион яһүд хронологиясе буенча, б.э.к. 876—836 еллар тирәсе. Давыт иң камил хаким итеп сурәтләнә. Аның тарихта булу-булмавы фәнни бәхәсләр уртасында калуын дәвам итә.

Библиягә караганда, Давыт ыругыннан Мәсих (ивр. Машиах, рус. Мессия) чыгарга тиеш. Яһүд традициясе буенча, Мәсих киләчәктә килергә тиеш, ә христиан Яңа Гаһеде буенча Мәсих күптән килгән, ул — Гайсә Мәсих.

Исламда Давыт (داود‎‎‎) — ислам динендә — пәйгамбәр, аның аша изге Зәбүр китабы тапшырылган. Исламдагы Давыт иудаизмдагы Давыт патшага тиңдәш. Давыт пәйгамбәр күп вакытын дога кылып үткәргән, шуның өчен аны Аллаһ пәйгамбәр генә түгел, җирдәге хаким дә иткән. Сәнгатьтә

Давытка төрле дәверләрдә бик күп әсәрләр багышланган. Мәсәлән: Микеланджелоның танылган скульптурасы Тициан һәм Рембрандт картиналары  француз композиторы Артюр Онеггерзның «Давыт патша» ораториясе. 2008 елның 7 октябрендә  Сион тавында  Давыт патшага бронза һәйкәл куела, аны  Израилгә Рәсәйнең Святитель Николай Чудотворец хәйриялек фонды бүләк иткән булаNEWSru.co.il — Дар России: бронзовый Царь Давид на горе Сион. Раввин Гольдштейн: проблема в ухе.

Кинематограф 1985 — «Царь Давид» (ингл. King David), режиссёр Брюс Бересфорд фильмы,   төп рольдә Ричард Гир. 1997 — «Царь Давид: Идеальный властитель» () — режиссёр Роберт Марковицның телевизион фильмы. 2005 — «Давид» () — режиссёр Санг Джин Кимның анимацион фильмы 2012 — «Царь Давид» () — Бразилия  телесериалы. 2016 — Цари и пророки () — АКШ сериалы.

Искәрмәләр

Төркем:Ислам пәйгамбәрләре Төркем:Христианлык Төркем:Яһүдилек Төркем:Исраил патшалары Төркем:Давыт