Ватык диван <center>Уенчылар саны 4 <center>Уйнау урыны өй <center>Физик активлык түбән Ватык диван — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе Балалар «ана» сайлап куялар. Ана: «Ярый, балаларым, мин кибеткә барып кайтыйм, сез тәртипле генә өйдә утырып торыгыз», — ди дә чыгып китә.
Бер бала идән себерергә тотына. Бераздан ишек шакыйлар. — Тук, тук! — Кем бар? — Мин, әниегез.
Идән себерүче бала ике иптәшен «дүрт аякландырып» тезләндерә дә, өсләреннән одеял ябып, диван төсенә кертеп куя. Аннан барып ишекне ача. Ана керә дә: «Уф, арыдым», — дип, әлеге «диванга» килеп утыра. Диван «ватылып китә» һәм әни идәнгә тәгәри.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Драма уеннары Төркем:Татар уеннары