Троицк, Троицк«Jaꞑalif» журналы, 1929 (https://e-history.kz/ru/publications/view/4176http://tobyl-torgai.kz/2016/02/09/50) – Россиядә, Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр (1784 елдан), Троицк районы административ үзәге.

Шәһәргә 1743 елда Иван Неплюев – Ырынбур төбәге наместнигы нигез сала.

Шәһәр Уй (Тобол кушылдыгы) һәм Өял елгалары кушылган урында, Чиләбедән 121 чакрым ераклыкта урнашкан.

Шәһәр берничә райончыкка бүленгән. Татарлар башлыча «Амур»да яшиләр. Бу микрорайонда Тукай урамы да бар. Мемориаль тактасы булмаса да, бер йорт «Тукай тукталган йорт» буларак мәгълүм.

Уку йортларыннан Чиләбе ДУ филиалы, медучилище, педучилище, авиация колледжы эшли. Кызыклы фактлар Шәһәр халкының күпчелеге үз йортлары белән яши. Дөрес, шәһәр читендә тугыз катлы йортлар да төзелгән. Ләкин алар бармак белән генә санарлык. Хакимият, уку йортлары, тәртип саклау органнары, гомумән, барлык учреждениеләр дә диярлек шундый борынгы йортларда урнашкан.

Танылган шәхесләр Татарлар Фатиха Аитова Сәрвәр Әдһәмова Исхак Әхмәров Чыңгыз Әхмәров Нәҗип Гайнуллин (1912―1969), актер, режиссер. ТАССР халык (1950), РСФСР атказанган (1957) артисты. Исмәгыйль Илялов Исхак Илялов Һаҗәр Илялова Дамир Хәйруллин Габдулла Шөнаси

Моны да карагыз Троицк татар театры «Акмулла» журналы Троицк татар-башкорт педагогика училищесы Троицк педагогика көллияте Искәрмәләр

Сылтамалар Шәһәр хакимиятенең рәсми сайты Троицк «Минем шәһәр» энциклопедиясендә Троицк гербы тарихы "МойгородТроицк" рәсми булмаган хәбәрләр порталы «Троицк74.ру» - Троицк шәһәре сайты Троицк Британника Энциклопедиясендә

Төркем:Чиләбе өлкәсе шәһәрләре Төркем:Троицк (Чиләбе өлкәсе)