Лихославль (, ) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Тверь өлкәсенең Лихославль районы үзәге. 2010 елга калада 12 259 кеше яши.
География Мәскәү—Санкт-Петербург тимер юлы сызыгында, Тверьдән 41 километр төньяк-көнбатышрак урнаша. Тарих Шәһәр XX гасыр башында Осташково (1624 елдан мәгълүм) һәм Лихославль авылларын берләштерү нәтиҗәсендә барыкка килгән. Шәһәр статусы 1925 елда бирелә.
1929 елдан Лихославль районы үзәге булып тора. 1937—1939 елларда Карел милли округы үзәге булган.
Халык Халык санының үзгәрүе: 1926 1939http://www.mojgorod.ru/tversk_obl/lihoslavl/index.html 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 20102 9627 6669 47011 70912 83213 44912 51512 259
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар – 85,9%, кареллар – 8,4%, украиннар – 1,1%, езидлар – 1,1%.
Икътисад Радиаторлар заводы, яктырту аппаратурасы заводы, керамик әйберләрне ясау, әсфәлт заводы. Азык-төлек сәнәгатенең предприятиеләре.
Галерея
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар «Минем шәһәр» энциклопедиясе
Төркем:Тверь өлкәсе шәһәрләре Төркем:Тверь өлкәсе район үзәкләре