Рюрик (? — 879) — Кулъязмалар буенча Киев Русе дәүләтендә Новгород кенәзлегенә нигез салучы, 862 елдан Новгород кенәзе, Рюриковичлар кенәз (соңрак патша) нәселен нигезләүче. Риваятьтәге варяг.

Килеп чыгышы теорияләре Кайбер норман теориясен яклаучылар (алар арасында Нацизм идеологлары), Рюрик Ютланд Хедебю сәүдә үзәгеннән конунг Рөрик Ютландлы белән тиңлиләр. Славян юрамасы буенча: Рюрик - ободрит кенәз нәселеннән килеп чыккан, аның исеме "лачын" - кушаматы белән бәйле, ул славян телләрендә рарог дип йөртелгән. Кайбер норманизм теориясенә каршы булган тарихчылар Рюрикне тарихи шәхес булып санамыйлар.

Елъязмаларда IX гасырның уртасында (елъязмалар буенча, 862 елда) Россиянең Европа өлешендә көнбатыш славян, фин-угыр, төрки һәм балт кабиләләренең берлеге барлыкка килә. «» елъязмасы буенча Рюрик - шушы берлекнең башлыгы булган.

Беренче Рюриковичлар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ипатьевский список «Повести временных лет» И. Я. Фроянов, «Исторические реалии в летописном сказании о призвании варягов»

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Рюриковичлар Төркем:Киев кенәзләре Төркем:Новгород кенәзләре *