Абдершин Алимкәй Абдулла улы (25.5.1911, хәзерге Мордва Республикасының Ковылкино районы Иске Аллагол авылы ― 26.5.1983, Мәскәү) ― Советлар Союзы Герое (10.1.1944Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 10 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 19 января (№ 3 (263)). — С. 1), старшина (1944).
Тәрҗемәи хәле 1933-35 елларда һәм 1941 нең июненнән Кызыл Армиядә. 1936 дан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчы дивизиянең автоматчылар ротасы отделениесе командиры (86 нчы укчы полк). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Маҗарстан, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 30 сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Мәскәүдә яши.
Бүләкләүләре Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Искәрмәләр
Әдәбият Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000; Герои огненных лет. М., 1978. Кн. 3; Геройская быль. Саранск, 1985. Татар энциклопедиясе
Сылтамалар Герой турында
Төркем:Мордовия Советлар Берлеге Каһарманнары