Собханкул (, ) ― Башкортстанның Туймазы районында урнашкан торак пункт, авыл (2005 елга кадәр шәһәр тибындагы бистә). Собханкул авыл советы авыл җирлегенең административ үзәге. 2021 елда халык саны 5 595 кеше, 2002 елда 5 563 кеше тәшкил иткән. Почта индексы — 452774, ОКАТО коды — 80 251 861 001.
Башлыча 5 катлы йортлардан һәм гади йортлардан тора. Сәүдә системасы үсеш алган, күп кенә кибетләр, пекарнялар бар.
Тарих Авылга 1946 елда Собханкул авылы читендә нефть кудыру станциясе базасы бистәсе буларак нигез салына. 1963 елдан алып 2005 елга кадәр әлеге торак пункт шәһәр тибындагы бистә статусына ия булган (1963―2004 елларда Туймазы шәһәре составында), 2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ ― территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә хәзерге статусын ала.
2008 елда Собханкол авыл советы муниципаль берәмлеге составына административ үзәге Нөркәй авылы булган Нөркәй авыл советы кертелгән.
Географик урыны Район үзәге Туймазы шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 9 км ераклыкта Бишенде елгасы (Өсән елгасы кушылдыгы) ярында урнашкан. Ара Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7. Район үзәгенә (Туймазы) кадәр – 9 км. Якындагы тимер юл станциясенә (Туймазы) кадәр – 9 км. Янәшәдәге торак пунктка (Нөркәй) кадәр – 4 км. Янәшәдәге торак пунктка (Дуслык) кадәр – 2 км.
Халык саны
Татарлар, руслар, башкортлар яши (2002).СОБХАНҒОЛ, Туймазы р‑нындағы ауыл
Икътисад Нефть суырту-кудыру станциясе. Авыл хуҗалыгы киң үсеш алган. Минераль су салу цехы бар. Халкы «Транснефть — Урал» акционерлык җәмгыятендә эшли.
Инфраструктура Торак пунктында агросәнәгать көллияте, урта мәктәп, 4 балалар бакчасы, участок хастаханәсе, мәдәният йорты, ике китапханә, спорт комплексы эшли.
Дин «Нурул-Ислам» мәчете (Мәктәп ур. 16б) Мечеть «Нуруль Ислам» ВКонтакте
Шәхесләр
Рәфгытдин Әюпов (1914―1987), нефтьче-технологик насослар машинисты, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966). Искәрмәләр
Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан
Субханкулово на портале «Генеалогия и Архивы»
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Туймазы районы торак пунктлары Төркем:Башкортстанның элекке шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:1946 елда нигезләнгән торак пунктлар