Thulêan Mysteries (инглиз теленнән — Туле Серләре) — Норвегия Burzum музыкаль проектының уникенче студия альбомы, 2020 елның 13 мартында Byelobog Productions лейблында Варг Викернес тарафыннан чыгарылган.
Әлеге альбомның тышлыгы Теодор Северин Киттельсенның Nøkken (норвег теленнән — «Су тролле») картинасы булган.
Алшартлар 2019 елның октябрендә Викернес тагын бер Burzum альбомын чыгарырга ниятләве турында твит бастырган. Бу альбом Викернес тарафыннан эшләнгән MYFAROG (Mythic Fantasy Role-playing Game) өстәл рольле уены өчен фон музыка булып хезмәт итәргә тиеш булган.
Чыгыш көне 2019 елның 18 декабрендә Burzum альбомның тышлыгын бастырган. 2020 елның 13 мартында альбом Byelobog Productions лейблында икеләтә CD форматында һәм Back On Black лейблында икеләтә винил форматында чыккан.
Композицияләр исемлеге 1 СD
2 CD
Яздыруда катнашучылар Варг Викернес — вокал, барлык инструментлар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Burzum'ның альбомнары Төркем:Музыкаль альбомнар Төркем:2020 елгы альбомнар