Урта Кәшер мәчете, рәсми исеме Илдус мәчете () ― Татарстанның Сарман районы составындагы Урта Кәшер авылында 2018 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Старо-Каширское сельское поселение. Карта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. Бу ― районда төзелгән 42нче мәчет Бүген Урта Кәшер авылында мәчет ачылды. Сарман, 18.09.2018

Тарих Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена (1920 елдан Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары, 1930 елдан Сарман районына) караган, XVIII гасырның икенче яртысында нигезләнгән Урта Кәшер (инкыйлабка кадәр Кәшербаш) авылында XX гасыр башында мәчет, мәдрәсә һәм мәктәп булуы теркәлгән. История деревни Средний Кашир ( Урта Кәшер). Татары без границ

Авылда ике катлы мәчет 1812 елгы Ватан сугышыннан соң төзелгән. Урта Кәшердән (Кәшербаш) Насыйбулла исемле кеше әлеге сугышта рус армиясе генералының ординарецы булып хезмәт иткән. Сугышта генерал каты яраланып, госпитальгә ятканда, булган акча-алтыннарын ординарецына биреп калдырган. «Исән калсам, кире бирерсең, үлсәм, үзеңә калыр», ― дигән. Генерал озак яткан, әмма терелә алмаган. Насыйбулла сугыштан исән кайта, шул акчага ике катлы ике зур бүлмәле мәчет төзетә, үзенең тормышын да рәтли, авылның иң бай кешесе булып китә, хаҗга бара, хаҗи була. Мәдрәсә аның өчен махсус салынган ике катлы бинаның икенче катында, беренче катта ашханә һәм кибет урнашкан булган. Хәсән (Яхшы Караннан), Шәңгәрәй (Стәрлетамак мәдрәсәсендә белем алган), Ризван исемле муллалар мәдрәсәдә мөгаллим булып та хезмәт иткән. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 69нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Урта Кәшердә (Кәшербаш) 1834 елда 100, 1870 елда 233, 1920 елда 612 кеше яшәгән, мөселманнар.

Уфа губерна идарәсе авылда мәчеткә яңа бина төзергә 1906 елның 7 июлендә рөхсәт биргән. Имамнар 1907 елдан ― Ризван Гыйльман улы Габдукаев (1882 елгы), хатыйп 1912 елдан ― Хәсән Гарәфетдин улы, 1921 елда Каташ-Каран мәчетенә имам булып күчкән.Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 27нче бит.

1921 елда Насыйбулла хаҗи салдырган мәдрәсәнең икенче катында сугыш һәм ачлык вакытында ятим калган балалар өчен приют ачылган. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 251 нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Яңа бина 2018 елның 18 сентябрендә авылда бер катлы кирпеч бинада яңа мәчет сафка баса. Мәчеткә аны төзүне башлап йөргән, төзелешенә күп хезмәт куйган Илдус Гайфуллин истәлегенә «Илдус» (Ильдус) мәчете дип исем бирелгән. Манарасы бина янәшәсендә.

Искәрмәләр

Әдәбият Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 27нче бит.

Сылтамалар Бүген Урта Кәшер авылында мәчет ачылды. Сарман, 18.09.2018

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2018 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре.