Ислам бердәмлеге уеннары (, ) ― Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең иң яхшы спортчыларын үз эченә алган, дүрт елга бер мәртәбә оештырыла торган халыкара спорт чарасы. Ислам бердәмлеге уеннары федерациясе (ISSF) ― Ислам бердәмлеге уеннарына җитәкчелек итүче һәм контроль өчен җаваплы оешма.
Тарих
Бердәмлек уеннарын үткәрүне беренче тапкыр 1981 елда өченче Ислам саммиты вакытында принц тәкъдим итә. Бердәмлек уеннары башта Ислам рухын ныгыту һәм ислам кыйммәтләрен, беренче чиратта, яшьләр арасында тарату өчен булдырылган.
Беренче уеннар 2005 елда Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә уздырыла. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган 57 илнең спортчылары катнашкан. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган илләрнең мөселман булмаган гражданнарына да уеннарда катнашырга рөхсәт ителә. Хатын-кызлар да уеннарда катнаша, әмма алар ир-ат спортчылар катнашмаган көннәрдә ярыша. Икенче уеннарны 2009 елның октябрендә Иранда оештыру планлаштырылган, Иранның Фарсы култыгы гарәп илләре белән каршылыгы сәбәпле уеннар 2010 елның апреленә күчерелгән, соңыннан бөтенләй уздырылмаган İslam Dayanışma Oyunları iptal edildi. Dünya Bülteni, 4.05.2009. Өченче уеннар Индонезиядә 2013 елда, дүртенче уеннар Бакуда 2017 елда уздырылган. 2021 елда Коньяда планлаштырылган бишенче уеннар, COVID-19 пандемиясе аркасында, 2022 елда уздырылган.
Уеннарны кабул итүче илләр ЕлУеннарКабул итүче илДатаУеннарны ачкан шәхесИлләрКатнашучыларСпорт төрләре саныЯрышлар саныАлдынгы илI2005 Согуд Гарәбстаны Мәккә8 – 20 апрельГабделмәҗид ибн Габделгазиз Әл Согуд55 The Islamic Games: 'Love, friendship and humility' The Independent, 10.04.2005700015108 Согуд ГарәбстаныII2010Башта 2009 елга планлаштырылган булган, соңрак 2010 елга күчерелгән; ләкин Иран һәм гарәп илләре арасындагы каршылыклардан соң гамәлдән чыгарылган Иран Таһран(гамәлдән чыгарылган)III2013 Индонезия Палембаң22 сентябрь - 1 ноябрьСусило Бамбанг Юдойоно57176913183 ИндонезияIV2017 Баку12 – 22 майИлһам Әлиев54600021268V2021Башта 2021 елга планлаштырылган уеннар COVID-19 пандемиясе аркасында бер елга кичектерелгән. Ләкин, 4 еллык циклны саклап калу өчен, чара 2021 елгы Ислам теләктәшлек уеннары дип атала Конья9 - 18 август 2022Рәҗәп Таййип Әрдоган55420019380VI2025 Яунде6 – 15 август
Спорт төрләре Уеннарда түбәндәге спорт дисциплиналары буенча ярышлар уздыру планлаштырыла:
Баскетбол 3×3 Көрәш Бочче Велоспорт Велотрек ярышлары Шосседа узышу Волейбол Гандбол
Гимнастика Аэробика Спорт гимнастикасы Нәфис гимнастика Дзюдо Карате Кикбоксинг Җиңел атлетика Өстәл теннисы
Йөзү Ату Җәядән ату Җәядән ату Тхэквондо Авыр атлетика Фехтование Футбол
Катнашучы илләр
Aзия Әфганстан Кыргызстан Бәхрәйн Бангладеш Казакъстан Бруней Индонезия Малайзия Мальдивлар Пакистан Таҗикстан Төрекмәнстан Үзбәкстан Көньяк Америка Гайана Суринам Көнчыгыш Европа һәм Кавказ Төркия Албания Азәрбайҗан
Африка Алжир Камерун Гвинея Нигерия Сомали Тунис Чад Бенин Габон Гвинея-Бисау Мали Мозамбик Сенегал Коморлар Гамбия Кот-д’Ивуар Мавритания Нигер Сьерра-Леоне Того Буркина Фасо Марокко Судан Уганда Җибути
Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка Мисыр Иран Иордания Ливан Гыйрак Күвәйт Ливия Оман Фәлистыйн Согуд Гарәбстаны Катар БГӘ Йәмән Сүрия
Искәрмәләр
Сылтамалар Ислам бердәмлеге уеннары федерациясе Facebook'та Ислам бердәмлеге уеннары федерациясе сайты
Төркем:Ислам бердәмлеге уеннары