Таһир Латыйфуллин, Таһир Мәгъсүм улы Латыйфуллин (II Международный фестиваль – конкурс народного танцевального искусства «Шелковый путь», 1958 елның 2 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Баулы районы, Баулы) ― биюче, педагог, балетмейстер, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты (2000 елга кадәр), Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы мөдире (2005 елдан), доцент, Татарстан Республикасының халык артисты (2009), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, хореография сәнгате буенча уздырылучы күп санлы халыкара һәм Бөтенроссия конкурс-фестивальләренең жюри әгъзасы Представляем вам наш высококвалифицированный состав жюри. Mendance, 11.03.2021. Тәрҗемәи хәле 1958 елның 2 декабрендә Татарстан АССР Баулы районы үзәге Баулы шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) туган. Әтисе Мәгъсүм Латыйфуллин ― укытучы, язучы, «Сәйдәшнең балачагы» китабы авторы; әнисе татар теле укытучысы булган. 1981 елда Казан дәүләт мәдәният институтын «хореография» белгечлеге буенча тәмамлаган. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, хореограф булып эшләгән«Театр Радости» стал Лауреатом 2 степени. duhovhram-kzn.ru, 20.12.2017. 1978—2000 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Россиянең халык артисты Лима Кустабаеваның берничә проектында бию куючы булган.

1980―елларда Казан шәһәре «Тасма» предприятиесенең мәдәният йорты каршындагы «Чулпан» хореография ансамбле җитәкчесе «Я маленький артист, который выступал в дю Солей, снимался в Голливуде, а живет в Азино». Бизнес-Онлайн, 14.04.2019. Шәкертләре арасында ― Шамил Галиев (1967 елгы), биюче, кыска буйлы цирк артисты, ТР атказанган артисты (2017). 2000―2003 елларда ― Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең «Сәйдәш» бию театры сәнгать җитәкчесе. Яңа коллективның беренче куелышы арасында Салих Сәйдәшев музыкасына «Вальс» һәм «Әдрән диңгез» композицияләре була. Моннан тыш, рус, татар һәм украин бию фольклоры мотивлары буенча спектакльләр куелганЛима Кустабаева. Радость танца ― «Сайдаш». «Республика Татарстан», 10.07.2009. «Сәйдәш» бию театры Казанның иң популяр бию коллективларының берсенә әверелә. Ул ― күп кенә фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2005 елда «Ватаным» Республика халык иҗаты конкурсында I урынны алган. «Сәйдәш» бию театры Мәскәүдә, Россия төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә (Төркия, Франция) Татарстан мәдәниятен лаеклы тәкъдим итә. 2007 елда «Сәйдәш» бию театры Япониядә «Япония – Евразия илләре» җәмгыятенең 50 еллыгына багышланган халыкара фестивальдә уңышлы чыгыш ясаганСергей Саввин. В Казани отпраздновали 35-летие КЦ «Сайдаш». Татар-информ, 23.11.2007. «Сәйдәш» бию театрында шөгыльләнгән шәкертләре арасында ― Владислав Уткин (1991 елгы), 2014 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, хореограф, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләрендә җиңүче. 2005 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык биюе кафедрасының мөдире, халык биюе кафедрасы доценты, хореография сәнгате факультеты деканы (2019) IV Международный конкурс хореографического искусства «Дорогою мечты»Факультет хореографических искусств. Казанский государственный университет культуры и искусств. Бер үк вакытта халык биюе кафедрасының иҗади лабораториясенә әверелгән «Сәйдәш» студентлар бию ансамбле җитәкчесе. Әлеге ансамбльдә утыздан артык бию куя. Таһир Мәгъсүм улы җитәкчелек иткән ансамбль ― «халык бию ансамбле»Детская студия Народного театра танца «Сайдаш» ВКонтакте һәм халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты исеменә лаек булган, Истанбулда (Төркия, 2004), Мәскәүдә (2008), Чиләбедә (2008) 1нче урын алган коллектив. 2002―2021 елларда ― «ТИМАРС ААҖ» сәүдә үзәге директорыЛатифуллин Тагир Магсумович ИНН 16580480725. Хореография сәнгате буенча уздырылучы күп санлы халыкара һәм Бөтенроссия конкурс-фестивальләренең һәм экспертлар советларының даими жюри әгъзасыИтоги I Международного конкурса профессионального мастерства «Мастера сцены» FABRIKA TALANTOV 14.11.2023 - 27.11.2023. triumph-org.ru, 28.11.2023. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты 2009 ― Татарстан Республикасының халык артисты Моны да карагыз Руслан Насыйров Инсан Хөсәенов

Искәрмәләр

Сылтамалар Тагир Латифуллин Лима Кустабаева. Радость танца ― «Сайдаш». «Республика Татарстан», 10.07.2009

Төркем:Татар биючеләре Төркем:Хореографлар Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары