Вәис Бәйрәмов, Вәис (Вәес) Вәдүт улы Бәйрәмов (1964 елның 19 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы Симетбаш) ― композитор, виртуоз музыкант, җырчы, автор-башкаручы, Казан шәһәр филармониясе муниципаль бюджет мәдәният оешмасының концерт бүлеге артист-вокалисты (солисты) (1999 елдан). Татарстан Республикасының атказанган һәм халык (2024) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1964 елның 19 февралендә Арча районы Симетбаш авылында өч балалы гаиләдә уртанчы бала булып туган. Абыйсы Вазыйх (Казанда), энесе Фәнис (Симетбашта) бар. Әти-әнисе гади колхозчылар була. Әтиләре 42 яшьтә үлеп китә. Әнисе Мәсхүдә апа мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга Проживающая в Симетбаше Масхуда Байрамова отметила свое 90-летие. Арский муниципальный район, 13.11.2019. Бабасы Миңлегали баянчы, скрипкачы булган.

1981 елда Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлагач, Германиядә армия хезмәте үткән. Казанда тугыз айлык баянчылар курсларын (җитәкчесе Ринат Гыйләҗев) тәмамлаган. 1984―1986 елларда Яңа Кишет мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, Казанда дәүләт сәүдәсе мәдәният сарае каршындагы «Сорнай» фольклор ансамблендә солист булып эшләгән.

1989 елда Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетына укырга кергән һәм уңышлы тәмамлаган (укытучылары Яблонский, М. Нигъмәтҗанов, Р. Халитов, М. Галиев). Казан фольклор үзәгенә вокалист һәм солист-инструменталист сыйфатында эшкә кергәнВаес Байрамов – один из немногих современных.. Казанская городская филармония. 1994–1999 елларда музыка мәктәбе директоры, 1999 елда «Казан» милли-мәдәни үзәгенә тавыш режиссеры булып эшкә урнаша, аннары иҗатын Казан шәһәр филармониясендә артист-вокалист (солист) буларак дәвам итә. Хәзерге көндә Казан шәһәр филармониясендә эшли Ваис Байрамов. Вокалисты. kazanfil.ru.

Мәктәптә укыганда ук җырлар яза башлый. Иҗат иткән алтмыштан артык җыры бар. Алар арасында «Күңелең сынмасын», «Язгы җыр», «Миләүшәләр», «Кыр чәчәкләре», «Авылым юлы», «Гомеркәем», «Симетбаш авылы җыры» һ.б. бар. Җырларын үзе, коллегалары ― Казан шәһәр филармониясе артистлары, ш.и., Гөлшат Имамиева («Таң атканда тәрәз ачтым»), Рөстәм Асаев, шулай ук Илһам Вәлиев («Сагындыра туган як»), Резидә Төхвәтуллина («Соңгы хат»), Рөстәм Закиров («Күңелең сынмасын»), Бәширә Насыйрова («Моңлану») һ.б. башкара. Дамир Гыйсметдинов белән унбишләп җыр язылганВаис Байрамов (композитор). Татар җырлары.

Видео һәм компакт дисклары 1998 ― Йөрәгем моңы 2004 ― Сихри моңнар 2007 ― Җырларымда – моңнарым 2012 ― Әнкәй моңы һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты халык музыка коралларында башкаручыларның күпсанлы республика конкурслары җиңүчесе Татарстан Республикасының Атказанган артисты 2024 – Татарстан Республикасының Халык артистыБерьюлы 8 артистка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде. Интертат, 26.04.2024

Гаиләсе Хатыны Гөлсем, математика укытучысы. Балалары, оныклары бар. Улы ГазизГазиз Байрамов ВКонтакте Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаганАлинә Айдарова. Бабай уйный, улы җырлый, онык бии: Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе. Интертат, 13.04.2019.

Искәрмәләр

Сылтамалар Бәйрәмов Вәис Вәдүт улы. Симетбаш авыл клубы Оста Татар ― Вәис Бәйрәмов. YouTube видео, 44:56

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:Баянчылар