Федоровскийй мәчете () ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Сургут районы Федоровский шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Федоровскийда (1984 елдан бистә) 2010 елгы җанисәп буенча 20 287 кеше, шулар эченнән этник мөселманнар: азәрбайҗаннар 508 кеше (бистә халкының 2,65% ы), башкортлар 557 кеше (2,90% ы), кыргызлар 217 кеше (1,13% ы), комыклар 327 кеше (1,70% ы), лезгиннар 399 кеше (2,08% ы), ногайлар 1 935 кеше (10,09% ы), татарлар 1 540 кеше (8,03% ы), үзбәкләр 382 кеше (1,99% ы) яшәгән.

Тарих Федоровскийда мәчет 2004 елда төзелә башлаган. Нигез ташын салу тантанасына югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килгән, төзелешкә үз фатихасын биргән. Бинаның фундаментын кору өчен акчаны район хакимияте бүлгән. Шуннан соң ике ел төзелеш туктап торган. Аны мөселманнарның иганәләре ярдәмендә яңадан торгызганнар. Аннан соң төзелеш мөселманнарның иганә акчасына гына алып барылган. Мәчет төзелешен финанслауның төп чыганагы – мәхәллә кешеләренең иганәләре. Мөселманнар җыйган миллионнан артык сум эшнең өчтән бер өлешенә генә җиткән. Бистәдәге оешма җитәкчеләре кемдер транспорт, кемдер төзелеш материаллары, кемдер эшче көч белән ярдәм иткән Строительство мечети в поселке Федоровском (ХМАО) остановлено из-за отсутствия финансирования. «Ислам в Сибири», 26.08.2010.

Мәчет төзелеше озак бара торган төзелешкә (долгострой) әверелгән. Бистәдә эшмәкәрлек алып баручы мөселман эшмәкәрләреннән зәкят акчасы түләүләре, бистәдә яшәүче этник мөселман халыкларының этномәдәни оешмалары һәм җәмгыятьләреннән: ногайларның «Ногай-эл» (җәмгыять җитәкчесе Арсланали Карамурзаев), азәриләрнең «Дослар Юрды» (Мадар Мамедов), комыкларның «Комыклар» (Алавутдин Курбанов), татарлар һәм башкортларның «Якташ» (Шамил Рәхмәтуллин), лезгиннарның (Руслан Абдулаев) этномәдәни оешмаларыннан акчалата һәм матди ярдәме таләп ителәО завершении строительства Мечети г.п.Федоровский. ФТВ, 19.11.2019.

Җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) 2010 елның 16 июнендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән ММРО городского поселения Федоровский. audit-it.ru.

Федоровский бистәсе мәчетендә дини бәйрәмнәргә 200гә кадәр кеше җыелганАнастасия Волкова. На Ураза-байрам верующие Сургутского района соберутся на праздничную молитву в мечетях. Сетевое издание «Вестник», 28.04.2022, 2023 елда Корбан бәйрәменә 350 кеше килгән, әмма теләге булганнарның барысы да мәчет итеп файдаланылучы бинага сыймаганВ Сургутском районе больше тысячи человек отметили Курбан-байрам. Вестник, 28.06.2023.

Җитәкчелек

2014 елның 7 июленнән имам-хатыйб Солтангали улы Вилдан хәзрәт Сәфәргалиев.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мечеть пгт.Федоровский Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре