Вәрис Гали, Минневәрис Харис улы Мингалиев (1959 елның 16 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән) ― журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). Шәйхи Маннур исемендәге (2003) һәм Гаяз Исхакый исемендәге (2026) әдәби премияләр һәм «Бәллүр каләм» (2011) премиясе лауреаты. Татарстан Республикасының Журналистлар (1987) һәм Язучылар (2012) берлекләре, СССР (Россия Федерациясе) Журналистлар берлеге әгъзасы (1987).
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. Әтисе Харис һәм әнисе Нурзия ― ВДНХның алтын медаленә лаек булган умартачыларВәрис Гали турында белешмә. Әниcе ягыннан бабасы Газизулла Насибулла улы Насибуллин фин, Бөек Ватан, Япон сугышлары ветераны, сугышта 6 медаль белән бүләкләнгәнӘнием ягыннан бабам Газизулла Насибуллин гаиләсе. Минневәрис 1967 елда Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбенә укырга керә, Урта Кирмән урта мәктәбен тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган (1983).
Хезмәт юлы 1978 елдан Мамадыш районы газетасында корреспондент, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли.
1984―1985 елларда ― Мамадыш районы кино челтәрендә директор урынбасары һәм директор вазифаларын башкара.
1989―1995 елларда ― җәмәгать тәртибендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мамадыш район комитеты рәисе.
1990―1996 елларда ― Мамадыш район типографиясе директоры.
1996 елдан Мамадыш район газетасы мөхәррир урынбасары булып эшли башлый.
Бүген ― Татмедиа ачык акционерлык җәмгыятенең «Мамадыш-информ» филиалы баш мөхәррире урынбасары.
1996 елдан ― Мамадыш районында эшләүче Шәйхи Маннур исемедәге «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
Иҗаты Беренче шигырьләрен, мәкаләләрен туган авылы мәктәбендә укыганда яза башлый. Алар «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), Мамадыш районының «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газеталарында басылган. Урта Кирмән урта мәктәбендә укыганда, татар теле укытучысы Ләлә Абдуллина оештырган әдәби түгәрәктә иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаган.
«Бәхет күпере» (Чаллы газета-китап нәшрияты, 2001), «Дуслар бүләге» (Чаллы газета-китап нәшрияты, 2001), «Күңелле китап» (2008), «Бөркет тау» (ТКН, 2013), «Матбугат акссакалы» китаплары (барлыгы 8 китап) авторы С книгой открываю мир природы. BIO КВАНТ ВКонтакте, 12.04.2024. Повестьлары, күпсанлы хикәяләре һәм шигырьләре республика һәм район газета-журналларында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күргән. «Мамадышым ― язмышым. Мамадыш судьба моя» энциклопедик басмасының (2005) баш мөхәррире урынбасары һәм авторларының берсеВ. Гали иҗаты турында. Мамадыш төбәге язучылары. «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе буларак, берләшмә әгъзаларының йөзгә якын китабын редакцияләп чыгарган. Мамадыш төбәге тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Тарихи темаларга язмалары республика матбугаты битләрендә дөнья күрә. Мәсәлән, Чаллы шәһәренең «Диамант» типографиясендә «Мең тамырлы Уразбахты» китабы басылып чыкканМамадыш районы Уразбахты авылы турында китап чыкты. Татарстан Язучылар берлеге.
Әсәрләрендә җирле материалларга нигезләнеп, катлаулы язмышка ия образлар, сюжетлар тудыра. Геройларының гыйбрәтле тормыш юлы аша дөньяны сөяргә, тормышны, кешеләрне үз итәргә өйрәтә, авырлыкларны җиңеп чыгарга өнди. «Полковник Рахманкол» повесте Пугачев баш күтәрүе заманнары турында сөйли. «Соңгы сәфәр» повесте Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан сугышта сигез улы һәлак булган Фатыйха Әхмәдиевага багышлана. Повесть 2022 елның июнендә «Казан утлары» журналында басылган һәм «Айның иң яхшы авторлары» конкурсының чәчмә әсәрләр номинациясендә җиңеп чыккан.
2024 елда (№ 6) «Мәйдан» журналында көрәш остасы булган авылдашына багышланган «Юан Гаян» хикәясе басылган Вәрис Гали: «Мәйдан» журналында автор яңалыклары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 ― Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты 2007 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2011 ― «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе 2014 ― IV «Таян Аллага!» конкурсы гран-при иясе 2017 ― Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәте Россия Федерациясе Цифрлаштыруны үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Почет грамотасы 2019 ― «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәдәният министрлыгы) 2021 ― «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе 2026 ― Гаяз Исхакый исемендәге премияРузилә Мөхәммәтова. Ркаил Зәйдулла: «Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк». Интертат, 31.01.2026
Шәхси тормышы Хатыны Фирая Нәгыймулла кызы Мингалиева (Ганиуллина, 1966 елда Уразбахтыда туган)Фирая Ганиуллина Вконтакте. «Нократ» газетасы редакциясендә газетаны версткалаучы. Иҗат белән дә актив шөгыльләнә. ВКонтакте социаль челтәрендә «Мамадыш-информ» төркеменең веб-мөхәрриреАлсу Спиридонова. Район газетасының универсаль солдаты Фирая Мингалиева ничек барысына да өлгерә. «Нократ», 11.02.2021.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Вахит Имамов. Мамадышның үз Галие бар / Мәдәни Җомга, 26.09.2014. Сылтамалар
Гали Вәрис. Татарстан Язучылар берлеге Адыгамов Ильяс. Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге
Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татар язучылары Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары