Нәфисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова (кыз чакта — Галиева; ; 14.12.1964, Шәрип, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР ― 20.07.2026, Әлмәт, ТР, РФ) — татар шагыйрәсе һәм тележурналисты, татарча җырлар авторы,Шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән авыруымны ишеткәч, бүтән елмаймам кебек иде». Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2012), Рафаил Төхфәтуллин (2008)САБИРЗЯНОВА Нафиса Мухаматгалиевна. Альметьевская энциклопедия. һәм Саҗидә Сөләймәнова (2015) исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар (2010), Татарстанның Язучылар (2013) берлекләре әгъзасы булып тора.Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәфисә Сабирҗанова белән әдәби очрашу узды.
Биографиясе Нәфисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районы Шәрип авылында туган. Теләкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. 13 ел Алабуга, Әлмәт районнары институт, мәктәпләрдә төгәл фәннәр укыта.
2001 елдан журналист булып эшли ашлый. 2021 елның декабреннән яман шеш белән көрәшә, шуның турында блог алып бара.Яман шеш белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Бәхетсез булу — әдәпсезлек».Яман чир белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән яшәргә мөмкин…». Хәзерге вакытта Әлмәтнең «Луч» телекомпаниясендә «Җомга» тапшыруының авторы һәм алып баручысы.«Җомга» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Нәфисә Сабирҗанова безнең акциядә катнашты.Нәфисә Сабирҗанова: «Дежур маска киелсә дә, асылым шул: ихлас, ачык».
2026 елның 20 июлендә 62нче яшендә каты авырудан соң Әлмәттә вафат Шагыйрә, җырлар авторы, режиссер Нәфисә Сабирҗанова вафат. Татар-информ, 21.07.2026 Ушла из жизни Нафиса Мухаматгалеевна Сабирзянова. Телеканал «Луч - Альметьевск» Вконтакте, 20.07.2026. Гаиләсе Ире — Равил, Әлмәттән, бер институтта укыганнар. Институтың 5нче курсында өйләнешәләр. Гаилә башта Алабугада тора, ике уллары шунда туа. Равилнең әти-әниләре кинәт үлгәч Әлмәткә күченәләр. Олы уллары 2012 елда юл һаләкәтендә үлә. Кече уллары өйләнгән, оныклары бар.
Китаплары «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (К., 2001), «Әлмәт җырлый» (К.: Рухият, 2003), «Кузгалуы кирәк күңелнең» (Казан, «Рухият» нәшрияты, 2007), «Икегә бүленгән гомер» (2014).
Фильмнары «Каз өмәсе» (2006), «Карга боткасы» (2007), «Нардуган» (2008), «Сөембикә бәйгесе» (2008), «Нәүрүз» (2009).
Бүләк һәм премияләре
Саҗидә Сөләймәнова премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты, И. Винокуров исеменедәге журналистлар премиясе (2015).
Искәрмәләр
Әдәбият
Ибрагимова Г. Сельский физик и лирик // Знамя труда. 2000. 23 нояб.; Булатова К. Бик сагынган бер җан // Әлмәт таңнары. 1997. 28 окт., Гыймаева Л. «Җомга» – чын татарча үзебезнең тапшыру // Әлмәт таңнары. 2006. 10 июнь; Нәфисә Сабирҗанова // Илһам чишмәләре. Родники вдохновения. Сост. И. Набиуллина. К.: Рухият, 2013; Ганиева Н. Шагыйрә, көйче, җырчы, рәссам // Хәзинә. 2015. 11 март.
Төркем:Татар язучылары Төркем:Актаныш районында туганнар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары