Уфа районы (, ) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 89 авыл бар, шуларның 8-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Уфимский район.

Районда татар авыллары: Әсән, Кармасан, Юлыш, Лесной, Мөдәрис, Комлыкүл, Нөрле, Авдон. Алардан тыш Иске Турбаслы һәм Аркавыл авыллары хәзер Уфа шәһәре эченә кергәннәр. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Татарлар шулай ук Чернолесовский, Федоровка, Волково, Подымалово, Опытное хозяйство, Ягодная Поляна, Горново, Вольно-Сухарево, Лебяжий, Южная, Ушаково, Юматовского сельхозтехникума, Алексеевка, Якшиваново, Черновский, Ольховое, Юмат, Лекаревка авылларында да күпчелекне тәшкил итәләр.

Әсән, Кармасан авылларында күбесенчә мишәрләр яши.Население Уфимского уезда по переписи 1920 года: справочник / ИИЯЛ УНЦ РАН. СПб.: ООО «Свое издательство», 2014. 144 с. Комлыкүл авылын типтәрләр белән мишәрләр нигезләгән. Юлыш, Мөдәрис, Комлыкүл, Нөрле, Иске Турбаслы һәм Аркавыл авылларында казан татарлары яши. Калган авылларда халык катнаш. Иске Турбаслы (һәм аннан аерылып чыккан Аркавылда) авылында минзәлә ягы татарлары яши.

Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше таралган, мишәр сөйләшләре минзәлә сөйләшенә күчкән.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5

Юкка чыккан татар авыллары юк.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Уфа районы *