Архангель районы (, ) — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 71 авыл бар, шуларның 8-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Архангельский район. 4 Районда татар авыллары: Яңа Сарт, Аскын, Яңа Шәрәй, Яңа Чишмә, Аккүл, Шакир, Заһит, Сәгыйть, Тукмаклы. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Тукмаклы авылын Кушнаренко мишәрләре нигезләгән. Заһит авылында турбасы татарлары яши. Аскын, Кышлау Елгада — аскын татарлары. Калган татар авылларын Кырмыскалы ягы таталары (Иске Шәрәй, Сарт-Чишмә, Иске Акташ) нигезләгән. Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
Юкка чыккан татар авыллары: Яңа Тимеркәй, Иске Тимеркәй, Казарменка, Кышлау Елга.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Архангель районы *