Мостай Кәрим скверы (, ) ― Уфаның Ленин районында 2013 елның октябрендә ачылган парк (сквер). Шагыйрь, публицист, драматург, башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәрим (1919—2005) хөрмәтенә оештырылган Сквер еш кына скейтбординг өчен спот буларак кулланыла.
Тарих Уфа үзәгендә Башкортстанның халык шагыйренә һәйкәл кую идеясе 2007 елда, Башкортстанның Россиягә кушылуына 450 ел тулуны билгеләп үткәндә туа.
Мостай Кәримгә һәйкәл 2013 елның 10 октябрендә Уфаның Ленин районы Киров һәм Мостай Кәрим урамнары киселешкән урында, Профсоюз йорты бинасы каршындагы мәйданда ачылган. Һәйкәлнең тирә-ягын матурлап, Мостай Кәрим исемендәге сквер булдырылган. Әлеге скверны бердәм мәдәни-тарихи киңлек буларак җиһазлау эшләре 2016 елда тулысынча төгәлләнгәнСквер имени Мустая Карима в Уфе приобрел завершающие черты. Башинформ, 30.09.2016.
Мостай Кәрим исемендәге скверны һәм һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Премьер-Министры урынбасары (2012–2014) Лилия Салават кызы Гомәрова, Уфа шәһәре шәһәр округы администрациясе башлыгы (2012–2018) Ирек Ишмөхәммәт улы Ялалов, һәйкәл авторы, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Николаевич Ковальчук, Мостай Кәримнең туганнары һәм якыннары, республиканың һәм илнең башка төбәкләренең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шәһәр халкы катнашканВ Уфе открылся сквер имени Мустая Карима. ufacity.info, 10.10.2013Гульназ Данилова. В Уфе открыли памятник Мустаю Кариму. Российская газета, 10.10.2013.
2026 елның 29 апрелендә Уфа шәһәр советы депутатлары бертавыштан скверга Мостай Кәрим исемен бирү турында карар кабул иткәнКсения Калинина. Өфө скверына Мостай Кәрим исеме бирелде. Башинформ, 29.04.2026.
Тасвирлама Скверда скульптор А. Н. Ковальчук һәм архитектор С. З Илембәтовның Мостай Кәрим һәм Киров урамнары чатына караган Мостай Кәрим һәйкәле, шулай ук ике фонтан урнаштырылган. Сквер биләмәсендә автоматик су сибүгә ялганган чәчәк түтәлләре, заманча яктырту системасы урнаштырылган, халыкка йөрү өчен уңайлы юллар булдырылган. Мәйдан брусчатка һәм төрле төстәге гранит ташлар белән бизәлгән. Скверда кичләрен ял итүчеләр өчен махсус яктырту системасы булдырылганСквер Мустая Карима - не место для экстремального спорта! ufacity.info, 20.05.2020.
Скверга керә торган урында гранит тумбалар урнаштырылган, анда өч телдә (башкорт, рус һәм инглиз телләрендә) «Мостай Кәрим исемендәге сквер» дигән сүзләр язылган. Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча парклар һәм бакчалар Төркем:Уфаның истәлекле урыннары Төркем:Мостай Кәрим хөрмәтенә аталган объектлар