Роберт Миңнегалиев, Роберт Хәмит улы Миңнегалиев (Роберт Хамитович Миннегалиев; 1972 елның 5 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш) ― хуҗалык-финанс эшлеклесе, «Казан Экспо» күргәзмә үзәге генераль директоры (2019 елдан), «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсе рәисе (2003―2015 елларда). Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (2015 елда). Икътисад фәннәре кандидаты (2001). 1нче класслы баш дәүләт киңәшчесе. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Дзюдо буенча Россиянең спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле

1972 елның 5 июлендә Татарстан АССР Апас районында туган. Дәвеш авылы мәктәбендә урта белем алган Выпускники школы - наша гордость. «Деушевская » Апастовского РТ.

Казан финанс-икътисад институтын (1993), Чикаго Executive MBA курсы буенча Югары бизнес мәктәбен (2007) тәмамлаганМиннегалиев Роберт Хамитович. Татцентр.ру. 2001 елда «Региональ икътисадта инновацияләр белән дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген арттыруның оештыру аспектлары (Татарстан Республикасы мисалында)» () дигән темага икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган.

Хезмәт юлы 1993―1996 елларда Казан сөт комбинатында баш бухгалтер урынбасары, генераль директор урынбасары - финанс-исәп-хисап үзәге башлыгы булып эшләгән.

1996―1997 ― Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының банклар һәм бюджеттан тыш фондлар белән эшләү бүлеге башлыгы.

1997―1998 ― Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының максатчан бюджет фондлары белән идарә итү департаменты директоры.

1998―1999 ― ТР финанс министрының беренче урынбасары.

1999―2003 ― ТР финанс министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры.

2003―2015 ― «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсе рәисе Роберт Миннегалиев:«Не будет внешних шоков – не будет и второй волны кризиса». Татар-информ, 25.11.2009

2015 елда ― «Kazan Expo-WorldSkills Arena күргәзмә комплексы» проекты мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

2015 елдан ― «КАЗАН-ЭКСПО» ҖЧҖ (2019 елдан ) генераль директорыМВЦ «Казань Экспо».

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге 2009―2014 елларда 38нче Зәй бер мандатлы сайлау округы буенча IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланганСведения о проводящихся выборах и референдумах. tatarstan.vybory.izbirkom.ru. ТР Дзюдо федерациясе вице-президенты «УНИКС» спорт клубының беренче вице-президентыС днем рождения! unics.ru, 05.07.2017

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Россия банклары Ассоциациясенең Мактау билгесе, , ТР атказанган икътисадчысы, 2021 – «Дуслык» ордены (, РФ) ― Казан шәһәрендә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен Признание заслуг. Республика Татарстан, 08.04.2021.

Шәхси тормышы Өйләнгән. Гаиләдә 4 бала (өч улы һәм бер кызы) булган«Наши папы работают в банках». Топ-20 многодетных финансистов. sravni.ru, 1.06.2015. Улы Камил 2022 елда Лондонда вафатСын гендиректора «Казань Экспо» скончался в Лондоне. Бизнес-Онлайн, 8.10.2022. Улы Рәшид (1995 елгы, Швейцариядә Le Rosey интернат-мәктәбен тәмамлаган)Наши «краши»: топ-50 завидных женихов Татарстана. Бизнес-Онлайн, 23.02.2022.

Роберт Миңнегалиев ― дзюдо буенча Россиянең спорт мастеры.

Искәрмәләр

Сылтамалар Миннегалиев Роберт Хамитович помощник президента РТ, генеральный директор АНО «КАЗАНЬ-ЭКСПО». Бизнес-Онлайн Миннегалиев Роберт Хамитович. rus.team

Моны да карагыз Камил мәчете (Казан)

Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең спорт мастерлары Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:РФ атказанган икътисадчылары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары