Эльза Исламова, Эльза Евгений кызы Исламова (Эльза Евгеньевна Заяри―Исламова; 1989 елның 23 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― опера җырчысы (сопрано), педагог, артист-вокалист (солист), «Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең кафедра мөдире һәм академик җырлау бүлеге укытучысы. Татарстанның атказанган артисты (2022), «Тантана» республика театр премиясе (2023) һәм халыкара дәрәҗәдәге музыка конкурслары лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1989 елның 23 февралендә Татарстан АССР башкаласы Казан шәһәрендә туган. Әнисе ― башлангыч класслар укытучысы, әтисе ― рәссам, рус милләтеннән (кызына 18 яшь булганда вафат)Рузилә Мөхәммәтова. Эльза Исламова: «Әтием әнигә Сөембикә образында портрет ясарга теләде - җитешмәде». Интертат, 4.11.2020Миляуша Кашафутдинова. Эльза Исламова-Заяри планирует организовать большой концерт. «Реальное время», 09.10.2024. 2004 елда Казанның Совет районындагы 9нчы санлы балалар сәнгать мәктәбен, 2006 елда чит телләрне тирәнтен өйрәтүче 84нче урта гомуми белем мәктәбен МБОУ « №84 с углубленным изучением иностранных языков» Советского района г. Казани тәмамлаган.

2005 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кергән. Академик вокал бүлегендә Т. М. Яковлева классында шөгыльләнгән

Югары профессиональ музыкаль белеме бар: 2008 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең (академия) академик вокал факультетына укырга кергән. ТР атказанган артисты, профессор Н. П. Варшавская классында укыган. 2013 елда консерваторияне тәмамлаган. КДК каршындагы опера студиясендә күп кенә спектакльләрдә һәм опера куелышларында катнашкан, чит ил, рус, татар композиторлары язган партияләрне башкарганЭльза Исламова. Татарстан дәүләт симфоник оркестры сайты.

2013 елдан ― Санкт-Петербургтагы Мария театрының яшь опера җырчылары академиясе (сәнгать җитәкчесе РФ халык артисты ) стажеры һәм солисты.

2016 елда Казанга кайтып, КДК аспирантурасына, күренекле опера примасы, РФ атказанган, ТР халык артисты Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова классына укырга кергән һәм 2018 елда тәмамлаган. Фәнни эше XIX гасыр азагында Россиядә вокал сәнгатен үстерүгә кагыла. материаллары буенча Россиядә вокал мәктәбенең үсешен, җырчыларын, вокал техникасын, укыту алымнарын һәм Россия җырчыларына чит илләрдә ихтыяҗ булуны анализлыйАйрат Нигматуллин. «Сейчас дошло до того, что не осталось нормальных песен на татарском языке». Бизнес-Онлайн, 5.05.2018.

2018 елның гыйнварында Харбинда (Кытай) Халыкара музыка конкурсында (; оештыручысы һәм генераль секретаре Петер ГротеПетер Гроте: «Мальтийский международный музыкальный фестиваль — подарок для острова!». Мальтийский вестник, 03.06.2019) катнашып, финалга үткән Эльза Исламова - финал - International Music Competition Harbin (2018). Погружение в классику, 24.01.2018. Medici.tv каналы буенча турыдан-туры трансляция алып барылган конкурста катлаулы опера партияләрен, шулай ук конкурс шартларында игълан ителгән кытай арияләре һәм романсларын һәм зур уңыш белән Рөстәм Яхин романсларын башкарган.

Зур сәхнәдә 2007 елдан бирле чыгыш ясый һәм бүгенге көндә АКШ, Кытай, Австрия, Голландия, Төркия, Азәрбайҗан, Болгария, Россия сәхнәләрендә рус һәм чит ил композиторлары әсәрләрен башкаруда зур тәҗрибәгә ия.

, Павел Ландо, Ренат Салаватов, Александр Сладковский, Анатолий Шутиков, Рөстәм Абязов һәм башка күренекле дирижерлар белән эшләгән. Репертуарында лирик партияләр: «Богема»да Мими, «Турандот»тан Лиу, «Кармен»нан Микаэла, «Фауст»та Памина, Сюзанна, Иоланта, Маргарита һәм башкалар бар. Верди һәм Вагнер партияләре белән репертуарын киңәйтә. Концертмейстеры ― Татарстанның атказанган артисты Алсу Барышникова. Опера партияләре, камера әсәрләре, рус, татар һәм чит ил композиторларының романслары, халык җырларын башкара. Эстрадада актив чыгыш ясый Эльза Исламова. «Үзгәреш җиле» проекты сайты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры опера спектакльләрендә («Кармен», «Царская невеста», «Паяцы») чакырылган солистка булып эшли, әлеге театр проектларында һәм фестивальләрдә (мәсәлән, «Үзгәреш җиле» фестивалендә) катнашып килә.

«Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире һәм академик җырлау бүлегенең 1нче квалификация категорияле укытучысыИсламова Эльза Евгеньевна. Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В. Аухадеева - официальный сайт.

Дискография 2024 ― «Хатын-кызның мәхәббәте һәм тормышы» (композитор Миләүшә Хәйруллина белән бергә)Певица Исламова-Заяри рассказала о новом альбоме. RT на русском, 9.10.2024

Татар опералары «Башмагым» музыкаль комедиясендә ― Сәрвәр ариясе «Алтынчәч» операсында ― Алтынчәч ариясе «Сөембикә» операсында ― Сөембикә ариясе «Кави-Сәрвәр» операсында ― Сәрвәр ариясе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Төрле конкурсларда призлы урыннар яулаган: 2009 ― «Студентлар язы» Бөтенроссия конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты 2009 ― «Талантлар Берлеге» халыкара конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты 2012 ― Viva Music халыкара конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты 2013 ― Лисициан исемендәге халыкара конкурс (Владикавказ) ― «Камералы җырлау» номинациясендә II дәрәҗә лауреаты 2015 ― TURKSOY Халыкара опера сәнгате фестивалендә катнашучы 2018 ― Кытайда узган Халыкара музыка конкурсы (International Music Competition Harbin) ― дипломант 2019 ― Елена Образцова исемендәге яшь опера җырчыларының Халыкара конкурсы ― лауреат 2019 ― М. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы (Казан) ― II премия лауреаты («Фауст» операсыннан Маргарита ариясен башкарган)Виктория Елфимова. Лауреат Эльза Исламова: «Я должна была доказать, что певцы из Татарстана самые лучшие». Татар-информ, 20.04.2019 2022 ― Собинов исемендәге XXXV опера җырчылары конкурсы (Сарытау) ― I премия лауреатыКонкурс конкурсов вокалистов выиграла певица из Казани. sarbc.ru, 30.05.2022 2023 ― «Тантана» республика театр премиясе лауреаты ― музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) номинациясендә ― «Кави-Сәрвәр» операсында Сәрвәр роле өченРузилә Мөхәммәтова. «Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023 2022 ― Татарстанның атказанган артистыНа заседании коллегии Министерства культуры Президент РТ отметил государственными наградами лучших работников отрасли. Министерство культуры Республики Татарстан, 1.02.2023

Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Артур Исламов (1988 елда Актанышта туган), җырчы. Кызлары Иделия.

Искәрмәләр

Сылтамалар Артур Исламов и Эльза Заяри Вконтакте Айрат Нигматуллин. «Сейчас дошло до того, что не осталось нормальных песен на татарском языке». Бизнес-Онлайн, 5.05.2018 Эльза Исламова. «Җир йөзендә әкият бар» (Н. Җиһанов, М. Таҗетдинов / Г. Әхмәтҗанов) видео, 4:16

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Сопранолар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары