Мөхәммәт Садыйков, әдәби псевдонимы Мөхәммәт Садыйк, Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков (1934 елның 12 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Күн ― 2023 елның 29 июне, РФ, ТР, Питрәч районы, Күн) ― шагыйрь, журналист, укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.

Тәрҗемәи хәле

1934 елның 12 маенда Татарстан АССР Питрәч районы Күн авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бабасы Сабит Садыйк улы Садыйков (1889―1942), сәяси репрессияләр корбаныТәэминә Биктимерова. Мәүлә Колый якташы: сабакташыбыз Мөхәммәт Садыйков язмышы. Интертат, 19.05.2022. Әтисе Хәмит Сабит улы Садыйков (1909–1942) Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1942 елның 4 гыйнварында госпитальдә яралардан вафат булганЭльза Кузнецова. Шамиль Садыков о дедах-фронтовиках: «Гордимся нашими героями всей семьей». Татар-информ, 6.05.2024.

Яшьли каләм тибрәткән. 1956 елдан газета-журналларда шигырьләре басыла башлаган.

Армия сафларында хезмәт иткән. 1956 елның көзендә Советлар Союзы белән Венгрия арасында булган катнашырга туры килгән. Яраланган, Польшада лазаретта дәваланган.

1961 елның 1 сентябреннән ― Казан дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих факультеты студенты (ректор Йосыф Туишев (1906―1984), укытучылары Лотфи Яфаров, Абдулла Сайганов (1913―1974); Таһир Корбанов, группа җитәкчесе Мәдинә Җәләлиева; төркемдәшләре шагыйрь Миргасыйм Гаскәров, язучы Тәэминә Биктимерова). «Хөкүмәт сәясәтенә каршы милләтче» мөһере сугылып, төркемдәше Миргасыйм Гаскәров белән икесенә, диплом алгач, Казанда калырга рөхсәт булмый. Юлламаны Пермь өлкәсенә (Березовка районы урта мәктәбенә) бирәләр. Казаннан татар теле укытучысы килгәнен ишеткән ата-аналар балаларын шушы авылга китерә башлаганнар. Ике елдан (хатыны Элиза Сәрдәр кызы белән) Пермь якларыннан әйләнеп кайткач, Питрәч районы мәктәпләрендә ана теле, әдәбият, тарих фәннәрен укыткан.

1968―1969 елларда ― Казанда «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән.

1972 елдан ― Шәле урта мәктәбе тарих укытучысы. Укучылары арасында: Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов (1972), Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов (1964), Миннегали Мөхәммәтшин («Түбәнкаманефтехим» ААҖ халык иҗат йорты артист-вокалисты История образования. Шалинское сельское поселение)Мөхәммәт ага Садыйков: Илдә бүген мин иң бәхетле кеше. Питрәч муниципаль районы, 26.11.2015.

2023 елның 29 июнендә вафат. Туган авылы Күндә җирләнгәнРасиха Фаизова. Фанилыктан бакыйлыкка. «Гаилә һәм мәктәп», 30.06.2023.

Китаплары «Яшьлек таңы», «Зәңгәр юллар», «Дуслык», «Яшьлек алга ашыга», «Зәңгәр офыклар», «Ходай колы», «Туган як җылысы» (җыентыкта өч йөздән артык шигырь)

Шәхси тормышы Хатыны Элиза (Илизә, Мәрьямбану) Сәрдәр кызы (Имамова), 1943 елда Актаныш районы Теләкәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдәр Имам улы Имамов һәм Бикә Фәхразыева гаиләсендә туганИмамов Сәрдәр Имам улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 355нче бит. 9 сыйныфны тәмамлагач, Пермь шәһәренең 43нче мәктәбенә барып белем алган. 1967 елда Пермь дәүләт педагогик институтын тәмамлагач, Пермь өлкәсе Березовка районы Копчик урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнгән. 1977–2007 елларда – Питрәч районы Шәле мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 2007–2011 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. Мәдрәсәне бетергәч, «Гайнетдин» мәдрәсәсендә (Йолдыз Гайнетдинов төзеткән, Шәле) җитәкче, өлкән абыстай булып эшлиЛәйлә Хәйруллина. Ул чын Укытучы. Зур хәрефтән Укытучы! tatar-islam.com, 19.06.2023. Өч улы – Илһам (биолог), Илдар (архитектор) һәм Шамил (журналист, 2019 елдан «Татмедиа» АҖнең генераль директоры).

Искәрмәләр

Сылтамалар Тәэминә Биктимерова. Мәүлә Колый якташы: сабакташыбыз Мөхәммәт Садыйков язмышы. Интертат, 19.05.2022 Мухаммат Садыйков 80 лет. YouTube видео, 2:32:04

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Ватаным Татарстан журналистлары Төркем:Укытучылар Төркем:Россия педагоглары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличниклары