Фёдор Витт, Фёдор Фёдорович (Фердинанд Фернинандович) Витт (Италиядә: Teodore Vittini; 1879 ел, Россия империясе, Санкт-Петербург ― 1970 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― опера җырчысы, «Сан-Карло» опера театры сәхнәсендә (Неаполь, Италия) чыгыш ясаган, Ленинградта һәм Казанда вокал буенча педагог, профессор.

Тәрҗемәи хәле

1879 елда Петербургта юрист гаиләсендә туган. Борынгы голландияле аксөяк нәселеннән, дворян. Бабалары XVII гасырда Голландиянең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән абыйлы-энеле һәм де Виттлар була, аларга Дордрехтта һәйкәл куелган. Де Виттларның токымнары чит илгә ― Россиягә, Бельгиягә, Америкага качарга мәҗбүр була. Фердинандның әтисенә Владимир Ленин Петроградта совет иминият җәмгыятен оештырырга тәкъдим иткәнРавиль Исхаков. Кто вы, товарищ Витт? «Республика Татарстан», 24.12.2005.

Федор коммерция училищесын, коммерция институтын (1901 елда, коммерция фәннәре кандидаты исеме белән) тәмамлаган. Әмма Федор Витт әти-әнисенең өметен акламаган, аларның теләгенә каршы килеп, җырчы, соңыннан вокал педагогы була.

Балачактан ук рояльдә уйнаган, яшүсмер чагында җырлау белән мавыккан. Чит телләрне, бигрәк тә итальян телен, тырышып өйрәнгән. Вокал белән опера җырчысы, педагог (1847―1921) кул астында җитди шөгыльләнгән. Кыска вакыт эчендә җырлау осталыгына ия була һәм катлаулы әсәрләр һәм опера партияләрен башкаруга керешә. Беренче чыгышы ― музыкаль-драматик җәмгыять сәхнәсендә башкарган Онегин партиясе (дирижеры Г. Варлих). Уңышлы дебюттан соң башка чыгышлары да була. Яшь җырчы Шаляпин, Стравинский, Собинов һ. б. чыгышларын тыңлый.

1904 елда Петербургта гастрольдә булган итальян җырчысы (тенор) белән таныша һәм Италиягә, җырлау сәләтен камилләштерү өчен, атаклы педагог һәм аның ярдәмчесе М. Перелли янына дәресләр алырга китә. Нәтиҗәдә, театры сәхнәсендә Шарплес (Пуччини. «Мадам Баттерфляй»), Жермон, Амонасро, «Меркаданте» театрында — Риголетто партияләрен башкара 21 совет из книги «Практические советы обучающимся пению» Ф. Ф. Витта, преемника итальянской школы пения. Школа Вокала, 1.10.2023. Концертларның берсендә булган М. Горький аны Каприга, үз йортына кунакка чакыра.

Совет власте урнашкач, Ф. Ф. Витт Ленинград университеты каршындагы ялгыз җырлау дәресләрендә, хезмәт мәктәбендә, диңгезче клубында вокал укыта. Аның шәкертләре арасында ― РСФСРның халык артисты П. Левандо, РСФСРның атказанган артистлары Н. Федоров, В. Маркевич, А. Бунтарь.

1935 елның 20 апрелендә, уйлап чыгарылган «Киров эше» буенча, дворян нәселеннән булган өчен, кулга алынган. Җиде ай төрмәсендә утырган.

Казанда 1936 елда Ленинградтан Казанга гомерлеккә сөрелә. Казанда музыка училищесында эшли, опера театрында яшь солистлар белән шөгыльләнә, педагогларга һәм танылган опера җырчыларына аларның тавышын куюда, музыкаль һәм актерлык сәләтен үстерүдә, итальян телен өйрәнүдә ярдәм итә. Болар ― РСФСРның халык артистлары , И. Ломко, И. Матвеев, П. Рудаков, Татарстан АССР халык артистлары А. Измайлова, Г. Кайбицкая, М. Рахманкулова, атказанган артистлар С. Жиганова, С. Садыйкова, М. Снегов, артистлар Р. Муратова, М. Ярышева һ.б.

1963 елда Ленинград шәһәр суды, җинаять составы булмау сәбәпле, Ф. Ф. Виттны реабилитацияләгән.

Казанның Ленин урамындагы пассаж бинасында яшәгән. 1970 елда вафат. Үзәк Арча зиратының өчен бүлеп бирелгән участогында җирләнгән.

Федор Федорович Виттның гомере буе җыйган бай архивы калган. Биредә уникаль тарихи документлар, фотографияләр, альбомнар, Голландиягә, де Витт шәҗәрәсенә, итальян, рус, совет сәнгать эшлеклеләренә багышланган китаплар, дөньякүләм танылган актерлар, язучылар тавышлары белән уникаль пластинкалар, танылган җырчыларга һәм композиторларга дустанә шаржлар һәм карикатураларның уникаль коллекциясе бар.

Китабы Ф. Ф. Витт. Җырларга өйрәнүчеләргә гамәли киңәшләр (). Ленинград: «Музыка», 1968. Витт, Федор Федорович - Практические советы обучающимся пению. Российская Государственная Библиотека. Китапта итальян һәм рус вокал мәктәпләренең өстенлекләре гомумиләштерелгән.

Шәхси тормышы Беренче хатыны ― Александра Алексеевна, шәфкать туташы булган. Икенче хатыны (1949 елдан) ― Разия Шәйхетдин кызы Муратова (1915―2004), Мәскәү консерваториясен тәмамлаган җырчы.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Николай Сорокин. Судьба голландца в СССР. ТАСС, 1990, июль. Равил Исхаков. Казан Кармены. «Татарстан яшьләре», № 3 (12682), 23.01.2025, 5нче бит.

Сылтамалар О. Барсов. Практические советы обучающимся пению. От редактора Равиль Исхаков. Кто вы, товарищ Витт? «Республика Татарстан», 24.12.2005.

Төркем:Педагоглар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Профессорлар Төркем:Шәхесләр:Санкт-Петербург дәүләт университеты Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Арча зиратында җирләнгәннәр