Фәнәвис Әбеләес улы Дәүләтбаев (1951 елның 20 октябре, ТАССР, Актаныш районы, Түмерҗә) — татар язучысы, шагыйрь, робагыйчы, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Г. Афзал (2023) исемендәге әдәби премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле Фәнәвис Әбеләес улы Дәүләтбаев 1951 елның 20 октябрендә Актаныш районының Түмерҗә авылында туа. 1969 елда Такталачык урта мәктәбен тәмамлый.Дәүләтбаев Фәнәвис. Матбугат.ру.
1970—1972 елларда Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1973—1978 елларда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укый.Әдипләр. Фәнәвис Дәүләтбаев. Тәүге шигырьләре 1978 елдан басыла башлый.Фәнәвис Дәүләтбаев — сайрап туймас бер кошы ул туган якның.
1978 елдан алып ялга чыкканчы Актаныш районының Татар Суыксуы авылында баш икътисадчы булып эшләгән.
Китаплары «Суз җырыңны, былбылым!» (1990), «Карурман чишмәсе» (2007), «Таныш халәт» (2013), «Әйтер сүзем бар» (2014), «Әй сөеклем» (2015). Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 — Саҗидә Сөләйманова премиясе, 2023 — Гамил Афзал премиясе 2026 — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты — татар әдәбиятын үстерүгә, милли мирасыбызны һәм авыл рухын шигърияттә чагылдыруга керткән зур хезмәте өченАктанышта шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды. Татар-информ, 21.10.2026 Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар