Демблин ныгытмасы (, ) ― Польшаның Люблин воеводалыгы Демблин шәһәрендәге XIX гасыр ныгытмасы. Ныгытманың бер өлеше музей буларак кулланыла, территориясе поляк хәрбиләренә карый.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында совет хәрби әсирләре тотылган «Шталаг 307» () концлагере урнашкан булган. Тарих
1832 елда Варшавадагы патша наместнигы (1782―1856) инициативасы белән Висла елгасы ярында ныгытма төзелә башлый. Ныгытма төзү белән 1832―1847 елларда хәрби инженер-полковник (1805―1878) җитәкчелек итә. Ныгытма планын Модлин һәм Варшава ныгытмаларын төзегән хәрби инженер (1786―1859) эшләгән. Демблин ныгытмасы баштарак биш почмаклы форт рәвешендәге зур ныгытмадан гыйбарәт булган. Соңыннан өч аерым төзелеп бетә. Ныгытмага керү Николай, Владимир, Георгий капкаларыннан өч күпер аша башкарылган.
1840 елда император Николай I әлеге ныгытмага Иван Паскевич хөрмәтенә Ивангород дип исем кушарга куша. Демблин шәһәре Ивангородка әйләнәА.В.Шварц. "Ивангород в 1914—1915". Изд."Танаис".
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1915 елдан башлап, ул австриялеләр, аннары алманнар тарафыннан оккупацияләнә. Сугыш тәмамлану белән, Польша яңадан бәйсезлек ала, һәм ныгытма Поляк армиясенә күчә. Сугышара чорда ул Польшаның «Вилков» 15нче пехота полкы () гарнизоны була.
Беренче бөтендөнья сугышының иң зур бәрелешләреннән берсе ― Варшава-Ивангород операциясе ныгытманы кулга төшерү өчен бәрелешне дә эченә алган. Әлеге операция вакытында ныгытма рус гаскәрләренең терәк пункты була. Алман гаскәре ныгытманы ала алмый, рус гаскәрләренең контрһөҗүменнән соң чигенергә мәҗбүр була.
Хәрби әсирләр өчен лагерь Польшаның алман оккупациясе (Икенче бөтендөнья сугышы) вакытында алман нацистлары ныгытмада хәрби әсирләр өчен лагерь тотканнар, ул төрле вакытта «Шталаг 307» һәм «Офлаг 77» дип аталган. Анда поляк, француз, голландияле, бельгияле, сенегаллы, совет (шул исәптән, татарлар) һәм итальян хәрби әсирләре тотылган. Хәрби әсирләр өчен лагерь 1941 елның җәеннән алып 1944 елда совет гаскәрләре тарафыннан ныгытма азат ителгәнгә кадәр булган.
Исән калган әсирләрнең берсе легионер Фәрит Солтанбәков Демблин ныгытмасында Гайнан Кормаш, аның аркылы Абдулла Баттал һәм Зиннәт Хәсәнов белән танышуларын, «ихлас күңелле чын дуслардан торган дүртлек союзын» төзүләре турында искә алаЛәбиб Лерон. Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Куян авылында – Гайнан Кормашның туган җирендә. «Безнең мирас», № 4, апрель, 2025. – Б.89-90Абдулхан Ахтамзян. Муса Джалиль и его соратники в Сопротивлении фашизму. 2006.
Сугыштан соңгы чорда ныгытмада Поляк хәрби инженерлары урнашкан.
Искәрмәләр
Сылтамалар Twierdza Dęblin Twierdza Dęblin
Төркем:Крепостьлар Төркем:Россия хәрби тарихы Төркем:Беренче бөтендөнья сугышы Төркем:Икенче бөтендөнья сугышы Төркем:Люблин воеводалыгы тарихы