Жера́р Одра́н (Икенчесе) (француз телендә: Gérard Audran; 1640, Лион — 1703, Париж) — француз рәсем ясаучы-орнаменталисты һәм бакырда гравёр, король Людовик XIV-нең сарай яны рәсем ясаучысы һәм гравёры. Репродукцион гравюра остасы. Рәссам Одраннарның зур гаиләсе әгъзасы: живописец һәм гравёр Клод Одран Беренченең (1597—1677) өченче улы; Шарль Одранның (1594—1674) энесе; Бенуа Одран Олысы (1661—1721) һәм Жан Одранның (1667—1756) абыйсы һәм остазыВласов В. Г. Одран // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 117. — ISBN 5-88737-010-6.
Тормышы һәм иҗады Әтисе Клод Одран Беренче (1597—1677) җитәкчелеге астында гравирлау алымнары белән элементар танышуны алып, Жерар Римда Карло Маратта остаханәсендә живопись белән шөгыльләнгән, әмма аның грабштихель белән кискеч гравюрасы техникасында беренче эшләре ирешкән уңыш Грабштихель () — вид штихеля, стальной резец для гравирования аны үзен тулысынча гравирлауга багышларга өндәгән. Италиядә Одран Рафаэль, Пьетро да Кортона һәм башка рәссамнар картиналары буенча гравирлаган. Соңыннан Одран шулай ук офорт инәсе белән кулланган булган (штрих офорты манерасы) һәм әле грабштихель, әле инә маһир кулланышы аша әсәрләренә күбрәк живописьлык бирә алган. «Барокко сәнгате белән һәм шулай ук XVII гасыр Италиядә таралган офорт мәдәнияте белән кагылыш Одранның график теле формалашуына зур йогынты ясаган» дип язган гравюра сәнгате белгече М. И. ФлекельФлекель М. И. От Маркантонио Раймонди до Остроумовой-Лебедевой. Очерки по истории и технике репродукционной гравюры XVI—XX веков. — М.: Искусство, 1987. — С. 120. 1670 елда король Людовик XIV тарафыннан Римнан Парижга чакырылган һәм “сарай яны гравёры” титулын алып Одран корольнең беренче живописецы Шарль Лебренның Зөлкәрнәен Падишаһның җиңүләрен сурәтләүче картиналарын гравюраларда кабатлау белән шөһрәт казанган (унөч тактадан дүрт бит). Шул эше өчен Одранга 1674 елда академик званиесе бирелгән булган. Корольнең беренче министры Ж.-Б. Кольбер кушуы буенча Одран Жерар (Герард) Эделинк тарафыннан гравюраларда “зур стиль” мәшһүр картиналарын кабатлау буенча башланган эшен дәвам иткән. Одран күбрәк динамик, экспрессив стиль барлыкка китерә һәм штрих офоорты һәм кискеч белән гравюраның кушылманың яңа манерасын эшли алган. Власов В. Г., 1997. — С. 118. Одран Н. Пуссен, Э. Лесюэр, П. Миньяр, А. Куапель живопись оригиналлары буенча үзенең киң “Рубенс гравюрасы” нда гравирлаган. Жерар Одран гравюралары киләчәк «Кроз кабинеты»ның нигезен тәшкил иткән (“Франциядә Король тупламасында булган иң яхшы картиналар һәм рәсемнәрдән эстамплан коллекциясе”) – Франциядә Регентлык чорының төп художество проектларының берсенең һәм Луврның гравюра тупламасының башы булып хезмәт иткән. Жерар Одран Анрикель-Дюпон иҗатына йогынты ясаган.
Галерея
Жерар Одранның иң мәшһүр гравюралары
Н. Пуссен оригиналлары буенча: «Хакыйкать тантанасы», «Христос һәм гөнаһлы хатын-кыз», «Яшь Пиррның коткарылуы», «Кориолан», «Ходайның чукындырылуы», Рафаэль оригиналлары буенча: «Константин Бөекнең сугышы һәм триумфы», «Анания үлеме», «Апостол Павел һәм Варнава», П. Миньяр оригиналлары буенча: «Хачны алып бару», Э. Лёсюёра оригиналлары буенча: «изге Протасий газаплануы», «изге Лаврентий газаплануы», Н. Куапель оригиналлары буенча: «Сөләйман хөкеме»; «Александр тарихы» (1660—1668) сериясеннән Ш. Лебрен оригиналлары буенча : «Зөлкәрнәен Падишаһның Граник янында сугышы», 1672; «Зөлкәрнәен Падишаһның һәм һинд патшасы Порның очрашуы», 1678.
Хәтере Париж урамнарының берсе аның исемен йөртә — rue Audran.
Искәрмәләр
Әдәбият
Georges Duplessis, «Notice sur la vie et les travaux de Gérard Audran», Париж, 1858.
Төркем:Рәссамнар